“Алексейның Юрга техникумы педагоглары арасында танышлары күп иде, – дигән аның хезмәттәшләре. – Үзенең укытучылары белән дә элемтәдә торды”.
Югалыр алдыннан Алексей Асылханов хезмәттәшләре белән балалар бакчаларында сабыйларны ватапәрвәрлек рухында тәрбияләүгә бәйле проект эшләгән һәм дәресләр сценариен әзерләүдә шәхсән үзе катнашкан.
Исегезгә төшерәбез: Алексей Асылханов махсус хәрби операция зонасыннан кайтканнан соң Юрга шәһәренең агротехнологияләр һәм сервис техникумында (үзе дә шунда укыган булган) эшләгән.
“Российская газета” мәгълүматлары буенча, Асылханов өстәмә белем бирү педагогы булган: батырлык дәресләре, шулай ук дроннар белән идарә итүгә өйрәтү буенча махсус курс алып барган. Яшь укытучы озакламый пилотсыз очкычларның тыныч тормыштагы барлык өлкәләргә, шул исәптән авыл хуҗалыгына үтеп керәчәге турында еш сөйләгән.
23 яшьлек Алексей 3 апрельдә Юрга шәһәрендәге йортыннан чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Аның кемнеңдер машинасына утырып китүе билгеләнгән. Автомобильнең номерын һәм маркасын әлегә ачыклауга ирешелмәгән.
Кузбассның Тикшерү комитеты үтерү турында статья буенча эшне тикшерә. Әмма бу җәһәттән рәсми мәгълүматлар юк. әле Алар тикшерү мәнфәгатьләрендә игълан ителми.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез