26 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасы депутаты мәктәп укучысы рационына ГОСТ булдыру планы турында белдерде
Россиядә мәктәп укучысы рационына ГОСТ булдырырга ниятлиләр. Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Аналар советы» рәисе Татьяна Буцкая шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Корбан бәйрәмендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда Корбан бәйрәме вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк.
-
МӨҺИМ
Солтан хәзрәт Морадыймов: «Корбан итен сатып та, сатып алып та булмый»
Корбан гаете быел 27 майга туры килә. Әлеге бәйрәмне ел саен каршыласак та, кагыйдәләрен искә төшерүнең зыяны булмас. Сораулар да аз түгел. Мәсәлән, әлеге бәйрәмнең ничек барлыкка килгәнен беләсезме? Гаеткә кадәр корбан чалу дөресме? Бу сорауларга «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов җавап бирде.
-
Җәмгыять
Кайтып җитә алмаганнар: Татарстанда юлларда үлүчеләр кимеми
Ел башыннан Татарстан юлларында 1047 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 113 кешенең гомере өзелгән, 1268 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны 24 кешегә арткан. Бу турыда журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казан ЦУМында яңа бизнес-үзәк ачыла
ЦУМ креатив кластерының эшлекле блогы – «А» классындагы заманча яңа конгресс-офислар үзәге эшлекле чаралар үткәрү һәм креатив индустрияләр белән шөгыльләнүчеләрнең офисларын урнаштыру өчен күпфункцияле үзәк булып тора.
-
Яңалыклар
СВОда катнашучы егет гаилә корган
Бу көннәрдә Балтач ЗАГСында үзгә язылышу тантанасы үткән.
-
Сәламәтлек
Арумы, әллә «яну»мы?
Карап торышка әллә ни куркырлык сәбәпләр күренмәсә дә аннан интегүчеләр саны елдан-ел арта. Эмоциональ «яну» – глобаль кризиска әверелеп бара, дип чаң суга белгечләр. Дөньяда хезмәт яшендәгеләрнең 67 процентка якыны әлеге бәладән интегә.
-
Яңалыклар
Югалган Россия Героеның яңа проект әзерләгәнлеге турында сөйләгәннәр
Кузбасста Россия Герое Алексей Асылханов, югалыр алдыннан, мәктәпкәчә учреждениеләр өчен яңа педагогик проект әзерләгән. Эзсез-хәбәрсез юк булган ир-атның коллегалары “Российская газета” хәбәрчесенә шул хакта сөйләгән.
-
Җәмгыять
«Нефтехим»ның волонтерлары «Ак каен» мәчете янындагы паркта 70 төп каен агачы утыртты
Акция СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә узды.
-
Җәмгыять
«Прайм-эра»: рәхәт тормыш кырыктан соң башлана
«Кызлар, «прайм-эра»га керер вакыт җитте!» Социаль челтәрләрдә утырсагыз, әнә шундыйрак эчтәлектәге видеолар\постларга юлыкканыгыз бардыр. Гадәттә, аларны үз-үзеңне яратырга, башкалар фикеренә колак салмаска әйдәүче туташ-ханымнар тарата. «Прайм-эра» дигәне нәрсә була соң? Аңлатабыз.
-
Яңалыклар
Татарстанда машина рулендәге 72 яшьлек хатын-кыз һәм аның 95 яшьлек әтисе авариядә һәлак булган
Казанда Оренбург трактында килеп чыккан авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» республика Баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов мәгълүматларына таянып яза.
-
Интервью
Психолог Мария Еникеева: «Илһамны көчләп китереп тә, көчләп эшләтеп тә булмый»
Илһам килгәнен көтәм... Нинди дә булса эшкә алыныр алдыннан, теләк яки көч булмаса, әнә шул сүзләрне әйтергә яратабыз. Илһамның килү-китүе иҗат кешеләре өчен бигрәк тә мөһим. Аны чакырып китереп буламы икән? Килсә, ничек җибәрмәскә? Нәрсә соң ул – илһам?
-
МӨҺИМ
Олы юл башы: «ВТ» журналисты үзенчәлекле мәктәпләрне һәм укучыларны барлады
Быел республикада 11 нче сыйныфны – 16 мең, 9 нчы сыйныфны 47 мең укучы тәмамлый. Яшьләр олы юлга әзерләнгән арада без үзенчәлекле мәктәпләрне һәм укучыларны барладык.
-
Яңалыклар
Россия Герое Дамир Йосыпов хаҗ кыла: «Мондый мөмкинлек өчен Ходайга рәхмәтлемен»
Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов Согуд Гарәбстаны Короле Салман бин Абдул-Азиз Әл Согуд чакыруы буенча хаҗ кыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«Татарча җырлатуларына ирештек»: Фирдүс Тямаев Малахов тапшыруында катнашкан
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Россия 1» каналында Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашкан. Артист бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән. Тапшыруның эфирга кайчан чыгасы мәгълүм түгел әле.