9 ноябрь 2026 материаллары
-
Хезмәткә – хөрмәт
Җуелмас исемнәр: Алтын медаль
Туган авылым Соснага берничә юлдан кайтып керергә була. Балтач ягыннан менеп, авылның үзәгенә алып килә торган юл буйлап китсәң, сине Герой Сәрвәр урамы каршы ала. Ә бу урам – авылның кендеге. Әлеге урам буйлап сине мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыр җирлеге һәм колхоз идарәсе, фельдшер-акушерлык пункты озата бара.
-
Яңалыклар
Мошенниклар яңача алдый: алар ялган штрафлар җибәрә башлаган
Аферистлар россиялеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ялган штрафлар җибәрәләр. Әмма аларны берничә билге буенча танырга мөмкин, дип ышандырдылар хокук саклаучылар. Бу хакта «ТАСС»кы сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Киләсе елның март аеннан Россия халкы чит илдән шалтыратуларга үз-үзенә тыю билгели алачак
Россиялеләр 2027 елның 1 мартыннан «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки күпфункцияле үзәк аша чит илдән кергән шалтыратуларга үз-үзенә тыю билгели алачак. Чара телефон мошенниклыгы очракларын киметергә тиеш, дип хәбәр иткән РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының Цифрлы үсеш һәм ясалма фәһем комитеты рәисенең беренче урынбасары Антон Немкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Наилә Әхмәтовага 95 яшь
-
Яңалыклар
Белгеч ике балалы гаиләләрнең ипотека каникулын рәсмиләштерергә хокуклы булуын искәртте
Икенче яисә аннан соңгы бала туганда, гаилә 18 айга кадәр ипотека каникулын рәсмиләштерергә хокуклы. Заемщик ипотека буенча йөкләмәләрне үтәүне вакытлыча туктатып торырга яисә ташламалы чорга киметелгән түләүне мөстәкыйль рәвештә билгеләргә мөмкин. Бу хакта Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты әгъзасы Александр Волошин искә төшерде, дип хәбәр итә «RT»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Депутат мәктәпләрдә буллинг белән көрәш буенча бердәм документ булдырырга тәкъдим итте
Россия мәктәпләрендә эзәрлекләүне профилактикалауның бердәм системасын булдырырга һәм аны аерым документта беркетергә кирәк. Бу хакта ТАСС агентлынына биргән интервьюсында Дәүләт Думасы вице-спикеры Мария Воропаева белдерә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
2027 елда махсус хәрби операция ветераннары 42 көнгә кадәр шифаханәдә дәвалана ала
Хезмәт министрлыгы махсус операция ветераннарына 42 көн дәвамында Россия Социаль фонды үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узарга мөмкинлек бирергә тәкъдим итте, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» эшләячәк
11 ноябрьдә Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» эшләячәк. Шәһәр халкы җылылык һәм су белән тәэмин итү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дөрес исәпләмәү, шулай ук идарә итүче оешмалар эшендәге хокук бозулар турында хәбәр итә ала. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.