"Декабрьдә инде яңа ел алды ыгы-зыгысы башлана, әйләнә-тирә барысы да бизәлгән һәм һәр олы кешегә һәм балага кәеф тудыра. Бу кәефне аеруча балаларга тоемлау мөһим. Мин мәктәпләргә яңа ел тематикасы белән совет чоры һәм Россия әкиятләрен һәм мультфильмнарын күрсәтергә тәкъдим итәсем килә", - дигән ул РИА Новостига.
Депутат фикеренчә, балаларга бәйрәм алдыннан "Новогодние приключения Маши и Вити", "Двенадцать месяцев", "Зимняя сказка", "Снежная королева", "Морозко", "Когда зажигаются елки" әкиятләрен күрсәтергә кирәк.
"Шәхсән мин үз балаларым белән рәхәтләнеп бу шедеврларны карадым һәм кабат-кабат карыйм. Әлбәттә, хәзерге балаларга бу контент заманча мультфильмнар кебек бик үк мавыктыргыч яки бик үк кызык түгел кебек тоелырга мөмкин, әмма аның каравы бу картиналарның сюжеты нинди ихласлык һәм яхшылык белән сугарылган", - дигән ул.
Депутат сүзләренчә, ата-аналар үзләре дә балаларына нәкъ менә совет чоры һәм Россия әкиятләрен карарга киңәш итә алыр иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез