Газетага язылу

Дәүләт Думасында СВОның кайчан төгәлләнәчәген аңлаттылар

Махсус хәрби операциянең төгәлләнүен куелган максатларга ирешелгәннән соң көтү кирәк.

Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты әгъзасы Андрей Колесник «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Парламентчы басым ясап әйткәнчә, Россиянең җиңәчәгенә шик юк. Аның аңлатып үтүенчә, Президент куйган максатларга ирешүдән тыш, кешеләребезне саклау мәсьәләсе дә бик мөһим.

«Махсус хәрби операция башында Югары башкомандующий тарафыннан бурычлар куелды, һәм бу бурычлар әлегә гамәлдә булып килә. Алар үтәлгәч, Президент Россиягә нинди шартларның отышлы булачагын билгеләгәч, шул чагында сугыш тәмамланачак», – дип аныклап үткән Колесников.

Депутат фикеренчә, Украинага Көнбатыштагы союзникларының ярдәме, шулай ук Киевкә 90 миллиард доллар күләмендә кредит бирү СВО бурычларын гамәлгә ашыруны кыенлаштырырга мөмкин. Аның әйтүенчә, Украина лидеры Владимир Зеленский белән килешүләрдән мәгънә юк, чөнки ул легитим түгел.

Моңа кадәр Владимир Путин белдергәнчә, Россия махсус хәрби операциянең ничек төгәлләнәчәген белә. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хәрби хәрәкәтләр – һәрвакыт бик  катлаулы һәм хәтәр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре