Укып бетергәч, студентлар үз белгечлеге буенча эшкә урнашамы? Предприятие җитәкчеләре булачак белгечләр белән кызыксынамы? Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында белгечләр әзерләү мәсьәләсенә зур урын бирелде.
Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында (КХТИ) узган утырышта депутатлар иң элек әлеге югары уку йорты базасында ачылган Россиядәге беренче полиолефиннар фәнни-укыту лабораториясе эшчәнлеге белән танышты. «Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе каршында оешкан лаборатория полиолефиннар буенча махсуслашучы инженерлар әзерләүне күздә тота.
Вузда бүген 20 меңнән артык студент укый. Аларга 1203 мөгаллим белем бирә. Уку йорты ректоры Юрий Казаков быел «Приоритет – 2030» программасын ничек тормышка ашырулары турында сөйләде. Биредә барлыгы 408 югары һәм урта һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Студентларны өйрәтү өчен Россия, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре белән 1750 дән артык килешү төзелгән. Аларда узган уку елында 3 меңнән артык егет-кыз практика үткән. Сүз уңаеннан, илдәге һәр өч химик-технологның берсен КХТИда әзерлиләр.
Быел вуздагы галимнәрнең 1,5 млрд сумлык фәнни тикшеренү уздырганын сөйләгән ректор проблемаларны да яшермәде. Кадрлар әзерләүдә кыенлыклар бар. Сәнәгать оешмалары, уку йортларының бергәләп эшләве җитмәвенә басым ясады. Юрий Казаков үсеш ноктасын менә шушы ике якның арасында ныклы элемтә булдыруда күрә. Халыкта еш очрый торган, химия зыянлы, дигән шикне дә таратырга тырышты ул. Баксаң, заманча заводларның эшчеләр сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыяны юк икән. Депутатлар, вузны тәмамлаучыларның ничә проценты үз белгечлеге буенча эшкә урнашуы турында да кызыксынды. Әлеге күрсәткеч 90 процентны тәшкил итә. Түбән Камада үз белгечлекләре буенча эшләүчеләр күбрәк. Ни өчен дигәндә, анда предприятиеләр якын, балалар әти-әниләренең һөнәрен сайларга тырыша.
– Әгәр предприятиеләр студентларны эшкә алу турында соңгы курста гына кызыксына башлый икән, бу вакытта яшьләр инде башка эш тапкан була. Шуңа күрә аларның вузга иртәрәк килүе кирәк, – диде вуз проректоры Дилбәр Солтанова.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовтан кадрлар кытлыгын хәл итү юллары турында сораштык.
– Кадрлар кытлыгы, хезмәткәрләр җитмәү – соңгы вакытта бик кискен проблемаларның берсе. Бу сорауга җавап табарга да авыр. Бер караганда, урам тулы кеше. Икенче караганда, хәтта авыл җирендә эшләргә кеше юк, дип сөйләшәбез. Республика бу проблеманы хәл итүгә берникадәр иртәрәк кереште. Бик күп ресурс үзәкләре торгызылды. Хезмәт кешесенең дәрәҗәсен үстерү, уку йортларында эш бирүчеләр белән элемтәләрне ныгыту өлкәсендә алданрак эш башланды. Демографик проблемалар да бар. Без ниндидер чокырда хәзер. Аннан кайчан чыгасыбызны белмибез. Беренчедән, кадрлар үз белгечлеге буенча эшкә урнашсын өчен эш бирүче белән белгеч әзерләүче арасында элемтәсен тагын да ныгытырга кирәк. Икенчедән, рәхмәткә берәү дә эшләми. Бу очракта хезмәтенә карап, лаеклы эш хакын да түләргә кирәк, – диде Марат Әхмәтов.
Комитетның бу елның сентябреннән декабренә кадәрге эшчәнлеге турында да сүз булды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов әйтүенчә, шушы вакыт эчендә комитет 3 республика законы проектын әзерләгән, 2 закон чыгару инициативасы проектын Дәүләт Думасына тәкъдим иткән, 6 контроль мәсьәлә караган. Шулай ук комитет әгъзалары киләсе елга комитетның эш планын раслады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез