Укытучылар һәм тәрбиячеләргә кытлык, бензин сатуны тыю һәм «гаилә бизнесы» төшенчәсе. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары җәйге ялга китәр алдыннан соңгы утырышларын уздырды.
Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 11 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән беренче укылышка дүрт республика закон проекты әзерләнгән иде. депутатлар Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил өчен тавыш бирде. Үзгәреш юк.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына Сәрия Сабурская кандидатурасы тәкъдим ителде. Аның белән артык таныштырып торырга кирәкми. Сәрия Харис кызы әлеге институт алдында торган бурычларны уңышлы хәл итә. Күпьеллык эш тәҗрибәсенә ия, – дип, сүзен бик кыска тотты Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Нагуманов.
Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын 2010 елдан бирле башкара, аның вәкаләтләре тагын биш елга озайтылды.
Депутатлар укытучылар турында да сөйләште. Утырышта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2024 елда республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.
– Педагогик кадрлар кытлыгы мәсьәләсе актуаль булып кала. 2024/2025 уку елы башында республикада 2 меңгә якын укытучы, 1 меңләп тәрбияче җитми, – диде министр.
Аның әйтүенчә, кадрларга ихтыяҗны югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар хисабына, шулай ук кадрларны яңадан әзерләү хисабына тәэмин итәргә тырышалар. «Кызганыч, без әлегә яшь белгечләргә аларның ихтыяҗларына һәм өметләренә туры килә алырлык хезмәт хакы тәкъдим итә алмыйбыз», – диде Илсур Һадиуллин.
Татарстанда барыннан да бигрәк башлангыч сыйныф, математика, рус теле, физика, чит тел, химия укытучылары таләп ителә. «Укытучыларга ихтыяҗ Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Биектау, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында зуррак. Яңа 2025/2026 уку елына педагогик кадрларга ихтыяҗга бәйле вәзгыять үзгәрмәде», – диде министр.
Республиканың башка тармакларында да эшчеләр җитми. «Татарстанда эш бирүчеләр арасында хезмәт мигрантларын җәлеп итүгә ихтыяҗ зур, – диде Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – «Работа России» бөтенроссия порталы мәгълүматларына караганда, республикада 45 мең вакансия буш. Әлеге ихтыяҗны эчке мөмкинлекләр белән генә тәэмин итеп бетереп булмаячак».
Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстанда 50 мең мигрант эшли. «Аларның яртысыннан да күбрәге – Үзбәкстан гражданнары, һәр бишенче мигрант Татарстанга Таҗикстаннан килгән. Төзелештә мигрантларның 40 проценты эшли, 15 проценты җәмәгать туклануы һәм транспорт өлкәләренә туры килә», – диде минстр.
Колагыгызга киртләп куегыз: Татарстанда 16 яшькә җитмәгән яшүсмерләргә, транспорт төренә карамастан, АЗСларда машина йөртү таныклыгыннан башка бензин сатуны тыйдылар. Депутатлар бу хактагы закон проектын беренче һәм соңгы укылышта кабул итте. Аның нигезендә, балигъ булмаганнарга бензин саткан өчен физик затларга – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, оешмаларга 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф каралган.
Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова әйтүенчә, закон юлларда питбайк, квадроцикл руле артында балалар үлеме очракларын киметергә ярдәм итәргә тиеш. Шуңа күрә аны кабул итүне дә ашыктырды ул. Җәй – бигрәк тә куркыныч вакыт. Татарстан буенча ГАИ мәгълүматларына караганда, 2023 ел белән чагыштырганда, былтыр республикада мототранспорт һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны – 40 процентка, һәлак булучылар саны 3 тапкыр арткан. 25 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда шундый 15 очрак теркәлгән.
Закон проекты депутатлар арасында бәхәс тә уятты. «Авылда балалар эшкә иртә өйрәнә. Мотоблок, трактор ише техника иярләүче үсмерләргә нишләргә?» – дип сорады депутат Илшат Әминов. «Ник бензин сатарга ярамый, ә дизель ягулыгына рөхсәт?» – дип тә кызыксынды парламент вәкилләре. Светлана Захарова ачыклык керткәнчә, әгәр балигъ булмаган үсмернең үзе идарә иткән транспорт чарасына машина йөртү таныклыгы бар икән, аны АЗСта кире бормаячаклар. Закон проекты өчен 73 депутат хуплап тавыш бирде, өчесе каршы булды, өчесе тыелып калды.
Тагын бер яңалык – Татарстанда «гаилә бизнесы» төшенчәсе рәсми рәвештә барлыкка килергә мөмкин. Закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Депутат Рузилә Тимергалиева билгеләп үткәнчә, ул Татарстанның гаилә предприятиеләре реестрын кертүне дә күздә тота. «Гаилә предприятиеләре халык хуҗалыгының барлык тармакларында эшләүгә карамастан, бездә аларның статистикасы буенча төгәл мәгълүматлар юк. Бу законнарда гаилә бизнесының рәсми статусы булмауга бәйле», – диде ул. Илнең 20 төбәгендә «гаилә бизнесы» төшенчәсенә кагылышлы канун кабул ителгән икән инде.
Утырышта игътибарны җәлеп иткән һәм депутатларны микрофон кабызырга мәҗбүр иткән төп мәсьәлә туган телне саклауга кагыла иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез