Газетага язылу

«Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында интернет тизлеген үлчи торган сервис эшли башлаячак

2025 елның декабрендә «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында кулланучыларга интернет тизлеген үлчәргә мөмкинлек бирә торган сервис эшли башлаячак. Бу хакта «Известия» газетасына Россия Цифрлар министрлыгындагы чыганак хәбәр иткән.

Аның мәгълүматлары буенча, әлеге корал «Мегабитус» дип аталган Россия программа тәэминаты нигезендә эшләячәк, ул дәүләт порталына интеграцияләнәчәк. Яңа модуль илдәге иң популяр санлы ресурсларның берсенә кертелә торган мондый беренче сервис булачак.

Кулланучылар интернет тоташу тизлеген турыдан-туры смартфоннан үлчи алачак, шулай ук пакетларны тапшыру тоткарлану вакыты (ping) турында мәгълүматлар ала алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре