Депутат гаилә бюджетына айлык йөкләнешне киметү ысулы буларак ташламалы ставкалы дәүләт программаларын кулланырга киңәш итә. Мәсәлән, балалы гаиләләр һәм IT-белгечләр өчен программаларга игътибар итәргә була. Шулай ук кредитны вакытыннан алда өлешчә капларга яки айлык түләүне киметү өчен кредитның вакытын озайтырга була. Әмма кредитнвң вакытын арттыру түләүне киметә, ә гомумән түлисе сумманы арттыра.
Моннан тыш, эксперт кредит алучылар арасында иң еш очрый торган өч хатаны атады. Бу минималь айлык түләү турында гына уйлау, өстәмәчыгымнар булырга мөмкин булуын исәпкә алмау һәм көтелмәгән проблемалар килеп чыккан очракта куллану өчен акча әзерләмәү.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез