Дәүләт Советының илле бишенче утырышында депутатлар Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Фәнил Әһлиуллинны әлеге вазыйфага билгеләү өчен тавыш бирде.
Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Указы белән Фәнил Әһлиуллин Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Закон буенча аның кандидатурасы Татарстан Дәүләт Советында килештерелергә тиеш.
Юридик белеме һәм эчке эшләр органнарында эшләү тәҗрибәсе булган Фәнил Әһлиуллин Луганск халык республикасында Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное калаларын төзекләндерү мәсьәләләре өчен җаваплы булачак. Фәнил Әһлиуллин моңа кадәр Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры булып эшләде. Июнь аенда Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез