Доллар өчен тартышу нәрсәгә китерер?

Трампның инаугурациясе якынлашкан саен, аның алдагы дүрт елга сәясәтенең контурлары ныграк шәйләнә. Олигарх Президентның максаты яхшы аңлашыла: ул, башкалар хисабына булса да, Американың югалып барган куәтен кире кайтарырга тели.

Соңгы көннәрдә аның долларны саклап калу йөзеннән БРИКС илләренә янавы яңгырады. «БРИКС илләренең доллардан баш тартырга азаплануларын без читтән карап торырбыз дигән идеягә чик куелды», – диде ул. Һәм берләшмәгә кергән дәүләтләр яңа валюта булдырудан яисә АКШның куәтле доллары урынына башка бер валютага өстенлек бирүдән баш тартырга йөкләмә алырга тиешлекләрен әйтте. Киресенчә булганда, аларның товарларына 100 процентлы пошлиналар кертү белән янады. Дөресен генә әйткәндә, БРИКСның яңа валютасы рәшә генә әле ул, аның гамәлгә кертелүе шикле. Илләрнең үзара сәүдәдә милли валюталарны файдалануы да чарасызлыктан гына: а) бу – бик уңайсыз сәүдә ысулы, б) американнар санкцияләр кертмәсә, илләр ул юлга бармас иде, в) БРИКС илләре, мөмкин булганда, бик рәхәтләнеп долларда сәүдә итә. Америка валютасы халыкара товар алышуда һаман да өстенлеккә ия. Ләкин долларның халыкара валюта буларак роле берникадәр кимеде һәм бу АКШ өчен зыянлы. Вашингтонның төп экспорты – доллар, алар шул экспорт хисабына гына муллыкта яши. Трампның гасабилануы шуңа күрә аңлашыла. Долларның халыкара акча булуы АКШның хәрби куәтенә, сәяси йогынты һәм икътисадый басым ясау мөмкинлегенә бәйле. Хәрби көчләрне чамасыз куллану американнарга кыйбатка төште, сәяси йогынты ясау мөмкинлеге кими башлады. Трампның соңгы корал – икътисадый басым ясарга омтылуы бик аңлаешлы. Әмма ул вәгъдә иткән пошлиналар глобаль икътисад белән бергә Америка икътисадын да кабергә тыгарга сәләтле. Сэм агайның үз финанс проблемалары да чиктән ашкан: дәүләт әҗәте үсә, коммерция күчемсез милкенә алынган кредитларны түләүне кичектерү 2008–2010 еллар кризисы дәрәҗәсендә.

Вазгыятьтән чыгу мөмкин түгел диярлек. Яңа Президент үз командасы белән талпынып карый ләкин. Илнең финанс министры урындыгына ул Скотт Бессентны тәкъдим итте. Бу – Соросның инвестицияләре белән идарә иткән кеше. Соросның мәшһүр спекулянт һәм берничә глобаль кризисны оештыруга катнашы барлыгын искә алыйк. Бессент шундый кризисларда байлык туплаган, ягъни миллионлаган кешене бөлдереп, үз файдасына алар байлыгын тартып алган. Шул сәбәпле «тын үтерүче» дигән исем йөртә. Аның икътисадый программасы «3-3-3» дип атала. Бу – 2028 елга бюджет дефицитын 3 процентка кыскарту, эчке тулай продуктны – 3 процентка, нефть чыгаруны тәүлеккә 3 миллион баррельгә арттыру дигән сүз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре