Газетага язылу

Доллар Россияне банкротлыкка этәрә

Россиядә икътисадый вазгыять «билләрне кысып буу» тарафына таба үзгәрүен дәвам иттерә. Байлар кара уылдык ашауны киметә. Гыйвар–апрель статистикасы кара уылдыкка ихтыяҗның натураль күләмдә 22 процентка, акчалата күләмдә 12 процентка кимүен күрсәтә.

Саннарга карасак, кимүнең сәбәбе аңлашыла: күбрәк акчага азрак уылдык сатып аласың. Кесәсе калын россиялеләр дә мондый шартларда арзанлырак кызыл уылдыкны үз итә башлаган. Элегрәк шундый анекдот бар иде: Октябрь революциясеннән соң Россиядән качып, Көнбатышка киткән сәүдәгәр совет чорында турист буларак Мәскәүгә килгән дә кайчандыр үзенеке булган кибеткә кергән. Бик озак карап йөргәч, ул сатучы кызны чакырып алган һәм: «Революциягә кадәр менә бу урында мичкә белән кара уылдык тора иде. Хәзер ул ник юк?» – дигән сорау биргән. Кыз аптырап калмаган: «Ихтыяҗ юк бит», – дип җавап биргән. Чынлап та, ихтыяҗ беткәч, товар юкка чыга инде.

 

Ихтыяҗ каян килсен? ТАСС хәбәр итә: 1,5 ставкага эшләгән укытучыларның 35–38 еллык стаждан соң пенсиясе 13 мең 600 сум тәшкил итә. Бу пенсияне алган укытучы уылдыкның карасына түгел, кызылына да борылып та карамаячак.

 

Якын киләчәктә генә кара уылдык ашап утыручылар саны артуга өметләнеп булмый, чөнки Икътисадый үсеш министрлыгы «Социаль-икътисадый үсеш фразлары» дигән документны яңартты. Яңартылган фаразлар шатлыклы түгел. 2026 елда халыкның реаль керемнәре үсеше туктый диярлек, шуңа мөнәсәбәтле рәвештә чыгымнар да, ягъни товар һәм хезмәтләр сатып алу «туңдырылачак». Күпчелек халыкта кара уылдык кайгысы юк, әлбәттә. Кешеләр кием-салым алуны киметә, тамагын гадирәк ризыклардан да кыса, иске автомобильдә йөрүне кулайрак күрә.

 

Соңгы көннәрдә доллар тагын очсызлана. Сумның ныгуы беренче карашка уңай күренеш шикелле. Импорт товарлар арзанаячак бит. Икътисадчы Евгений Змиев: «Доллар 50 сумга кадәр арзанайса, Россия шунда ук бөлгенлеккә төшәчәк. Экспорт өчен җитештергән әйберләребезне сата алмаячакбыз, бу файдалы булмаячак, эчке базарда да без шул ук күләмдә сатып ала алмаячакбыз, барысы да ил җитештерүчесе товарлары урынына импорт сатып алырга ташланачак», – ди. Ул хаклы.

                           

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре