Донецкида СВОның истәлекле урыннарына туристик маршрутлар оештырырга җыеналар

Донецк Халык Республикасында Бөек Ватан сугышының, Донбасстагы конфликтның һәм махсус хәрби операциянең истәлекле урыннарына туристик маршрутлар оештырырга планлаштыралар.

Бу хакта Донецк Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Кирилл Макаров сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Бу туристларны җәлеп итә ала торган төп нокталар... Без туризм буенча зур ведомствоара штаб булдырдык, аның кысаларында эшли башлыйбыз», - дигән түрә. Ул эшнең «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында алып барылуын әйтте.

Макаров сүзләренчә, хәрби туризм концепциясен гамәлгә ашыру барышында төбәк кунаклары өчен кораллы конфликтларның тарихы турында сөйләячәкләр, маршрутлар һәм төп урыннар, экспонатлар күрсәтеләчәк.

«<... > бу эшне структуралаштырырга кирәк. Кешеләр нинди маршрут буенча килергә, кайда тукталырга, беренче чиратта нәрсә, аннары нәрсә карарга, нинди экспонатлар белән танышырга икәнен аңларга тиеш», – дигән ул.

Шул ук вакытта Донецк Халык Республикасы вице-премьеры «номер фондының һәм кунакханә фондының бер өлеше хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә җимерелде» дип белдерде.

«Хәзерге вакытта без бу юнәлештә бик җитди ревизия уздырабыз. Киләсе 2026 елда төбәкнең туристлык тармагына инвестицияләр 1 миллиард сумнан артык булачак», – дигән Макаров.

Әлегә  Донецк Халык Республикасы территориясе тулысынча Россия гаскәрләре карамагында түгел, төбәктә хәрби хәрәкәтләр дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре