– Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белем биреп кенә калмый, аңа милли тормышны булдыру, милләт баласын тәрбияләү бурычы да куелган. Ләкин барлык эшне дә аларга гына сылтап калдырырга ярамый. Милли мәктәп ул – фәннәрне ана телендә укыту. Бездә андый мәктәпләр бар. Аларның эшчәнлеге белән таныштырачакбыз. Укытучылар татар телен укытудагы яңа эш алымнарын күрсәтәчәк, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җыенга багышланган матбугат очрашуында.
Данис Шакиров җыенның программасы белән дә таныштырды.
Әйтик, 15 апрель көнне җыен бөек татар шагыйрьләре Г. Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу белән ачылачак. Әлеге шагыйрьләрнең музейларына экскурсияләр дә планлаштырыла. Татарстан Фәннәр академиясендә Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар оештырылачак. «Корстон»да делегатлар «Татарча диктант» акциясендә катнашачак. Быелгы үзенчәлеге – укытучылар да диктант язачак. 16 апрельдә татар теле буенча узган XIII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Шул ук көнне дискуссион-методик мәйданчыклар да эшләячәк. Аннан инде «Адымнар» мәктәбенә юл тотачаклар. Монда У. Гадҗибәковның «Аршин мал алан» спектакле күрсәтеләчәк. Анда мәктәп директоры укытучылар белән үзе дә уйнаячак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый үрнәкләрне дә күрсәтү кирәк.
17 апрельдә исә дөньякүләм «Туган тел» җыенының утырышы узачак. Анда татар зыялыларын, дәреслек авторларын да чакырганнар. Татар телен өйрәнүдә яңача проектлар һәм алымнар күргәзмәсе дә эшләячәк. Самарадагы «Яктылык», Саратовтагы татар гимназиясе, Чуашстанның Тукай мәктәбе дә үз проектлары турында сөйләячәк.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова аеруча методик мәйданчыкларга тукталды. Аның әйтүенчә, монда Казанның иң яхшы балалар бакчалары һәм мәктәпләре сайлап алынган. Алар арасында фәннәрне татарча укытучы Казанның 2 нче, 18 нче гимназияләре дә бар. Милли мәсьәләләргә игътибар бирә торган 12 нче кызлар гимназиясе, Каюм Насыйри исемендәге 80 нче гимназия, «Адымнар» күптелле мәктәп эшчәнлеге дә тәкъдим ителә. Аларның тәҗрибәләрен күрсәтә торган остаханәләр эшләячәк. Әмма бу шушы проектлар гына тәкъдим ителә дигән сүз түгел. Кыскасы, кунаклар Татарстандагы уңай тәҗрибәләр белән танышып китәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез