“Гаилә ипотекасы” ставкасы инде киләсе елда ук, балаларның санына бәйле рәвештә, төрлечә булырга мөмкин. Депутатлар аны 12 процентка кадәр арттыруны карый. Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, бер балалы гаиләләргә “Гаилә ипотекасы”н 12 процентлы ставка белән бирү күздә тотыла. Ләкин 10 процент күләмендә раслау ихтималы да бар. Ике балалы гаиләләргә торакка ташламалы кредитны – 6, өч балалыларга – 4 процентлы ставка белән бирү карала.
Аксаков сүзләренә караганда, төрлечә ставка кертү турындагы закон инде быел ук кабул ителергә, ә киләсе елдан – үз көченә керергә мөмкин.
Ул шулай ук өчтән күбрәк балага ия булучыларга “Гаилә ипотекасы” ставкасы буенча әлегә бернинди дә ачыклык кертелмәгәнлеген әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез