Газетага язылу

Дуровка* акча күчерүне терроризмны финанслау дип бәяләргә мөмкиннәр

«Telegram»га нигез салучы Павел Дуровка* (РФдә террористлар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде) акча күчерүне терроризмны һәм экстремизмны финанслау дип бәяләргә мөмкиннәр. Бу хакта «РИА Новости» адвокат Дмитрий Рощинга сылтама белән хәбәр итә.

«Гражданин әлеге исемлеккә кертелгәннән соң, аның РФдәге исәп-хисап счетлары финанс оешмалары тарафыннан блокланырга тиеш. Моннан тыш, әгәр акчалар нәкъ менә террористик эшчәнлекне финанслау өчен бирелүе исбатланса, аңа акча күчерү терроризмны финанслау дип саналырга мөмкин», – дип аңлатты Рощин.

Элегрәк Росфинмониторинг Павел Дуровны* террористлар һәм экстремистлар исемлегенә кертте. «Telegram»га нигез салучыга террористик эшчәнлеккә ярдәм итүдә гаепләү белдерелде. Хокук саклау органнары версиясе буенча, РФ законнарын бозып, мессенджер администрациясе Украина махсус хезмәтләре, террористик һәм экстремистлык оешмалары тарафыннан актив кулланылучы күпсанлы каналларны, чатларны һәм ботларны бетермәгән.

*РФдә террористлар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре