Татарстанда йорт хайваннарын теркәү 2025 елдан мәҗбүри булырга, ә кагыйдәләрне бозган кешеләрне штрафка тартырга мөмкиннәр. Әлеге закон проекты Татарстанның Дәүләт Советында карала. Аның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында журналистларга Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов сөйләде.
Аның сүзләренчә, закон проектын эшләгәндә башка төбәкләрнең тәҗрибәсе исәпкә алынган.
– Закон проекты йорт хайваннары хуҗаларының җаваплылыгын арттырыр һәм республика халкына уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартлары тудырыр өчен эшләнә. Сукбай этләрнең санын киметү социаль әһәмияткә ия. Дүрт аяклы дусларыбыз сукбай була алмый, алар өйдә туа, тик күпмедер вакыттан соң хуҗасызга әйләнә, – диде Илдар Ногманов.
Әлеге закон проектының югалган этләрне эзләр өчен дә, аларның хуҗаларын билгеләр өчен дә файдасы тияр, дип уйлыйлар. Йорт хайваннарын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Мондый мәсьәләләр тиз арада хәл ителсен өчен, закон белән ныгытылган булырга кирәклегенә басым ясады җитәкче. Бу проект ветеринария идарәсе белгечләре тарафыннан эшләнгән. Алар фикеренчә, проект сукбай этләрнең санын киметергә, хуҗаларын табарга һәм җаваплылыкны арттырырга ярдәм итәргә тиеш.
Илдар Ногманов сүзләренчә, ветеринарлар елга бер тапкыр этләргә котыру авыруына каршы вакцина ясый. Әйтик, узган ел 108 меңләп эткә прививка ясалган. Бөтенроссия исәпкә алу нәтиҗәләре буенча исә республикада якынча 125 мең эт барлыгы ачыкланган.
Билгеле булганча, 2015 елдан теләге булганнарга этләрен теркәтергә киңәш ителде. Ләкин татарстанлылар моны эшләргә ашыкмады. Сигез ел эчендә (2017 елдан башлап) нибары 13,8 мең эт кенә теркәлгән, бу – гомуми санның 11 проценты дигән сүз. Аеруча соңгы ел күрсәткечләре начар. Әйтик, 2017 елда 2,8 мең этне теркәсәләр, быелның октябренә нибары 34 е генә рәсми исәпкә кергән.
– Кызганыч, үзләре теләп теркәтү сукбай этләрнең дә санын киметмәде, югалган этләрнең хуҗаларын табарга да ярдәм итмәде. Теркәтер өчен әллә ни эшлисе дә юк. Менә инде өч ел бу эшләрне Дәүләт хезмәтләре порталында башкарырга була, – диде ул.
Аның сүзләренчә, эт асраучы һәр кеше дүрт аяклы дустын теркәтергә тиеш булачак. Бу закон күрмәүче кешеләрне озатып йөри торган этләргә кагылмаячак.
– Бу закон проекты токымлы этләргә дә, токымсызларга да кагыла. Йорт хайваны туганнан соң 3 өч эчендә теркәлергә тиеш. 3 яшьтән зуррак булганнарны 1 ел эчендә исәпкә алырга кирәк булачак. Әгәр инде 3 айлык көчек сатып алганда, бу эшләрне бер ай эчендә башкару мәҗбүри булачак. Татарстанда вакытлыча гына (30 көн) булган этләрне теркәтергә кирәкми, – дип аңлатты ул.
Теркәү нинди процедураларны үз эченә ала соң? Башта этне маркировкалыйлар, ягъни тәненә уникаль сан язылган чип кертәләр. Бу эшләрне ветеринарлар башкарачак. Авылларда исә этләрне язгы һәм көзге ветеринария чараларын уздырган вакытта исәпкә алачаклар. Аннан соң теркиләр. Федераль челтәргә кертер өчен, эт хуҗасының паспорт нөсхәсе, ИНН яки СНИЛС, этнең уникаль номеры язылган паспорты кирәк булачак. Анда этнең токымы һәм яше язылачак.
Яңа закон гамәлгә 2025 елның 1 гыйнварыннан керергә мөмкин. Илдар Ногманов сүзләренчә, кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, башта кисәтү ясау, аннан соң 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Әгәр тагын бер тапкыр кагыйдә бозылса, эт хуҗаларының акча янчыгы 5 мең сумга юкарачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез