Газетага язылу

Дус та, дошман да: газ куркынычсызлык таләпләрен үтәгәндә генә файда китерә

«Зәңгәр ягулык»тан файдаланучы 1,6 миллион абонент, кәгазь квитанцияләрдән баш тарту һәм газлаштырып бетерү программасы. «Газпром трансгаз Казан» компаниясе генераль директоры Рөстәм Усманов ирешкән уңышлар һәм алда торган эшләр турында сөйләде. Газ хезмәткәрләрен өйгә кертмәгән өчен җаваплылык турында да искәртте ул.

Дус та, дошман да: газ куркынычсызлык таләпләрен үтәгәндә генә файда китерә

Бер айда – өч рекорд

Татарстан – ил күләмендә газны иң күп кулланучыларның берсе. Әлеге күрсәткеч буенча без Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышабыз. Узган ел республикада 18,9 миллиард куб метр газ тотылган. Чагыштыру өчен: 2024 елда әлеге күрсәткеч 19 миллиард куб метр тәшкил иткән булган. «Былтыр әлеге санны куып тотарга берничә салкын көн генә җитмәде. Хәтерләсәгез, ноябрь җылы булды», – диде Рөстәм Усманов. Аның каравы, бу елның гыйнварында табигый газны тәүлеклек куллану күрсәткече, өч тапкыр рекорд куеп, 87,9 миллион куб метрга җиткән.

Татарстанда 1,6 миллионнан артык абонент «зәңгәр ягулык»тан файдалана. Моңа өстәп, республика газчылары 24 меңгә якын сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиесен газ белән тәэмин итә. Газлаштыру күрсәткече – 99 проценттан да күбрәк.

– Бу – безнең даими һәм киеренке хезмәт нәтиҗәсе. 99 процент ул 100 процент диярлек бит инде дип, тынычланырга да мөмкин булыр иде. Тик ул вакытта күрсәткечләр шунда ук төшеп китәчәк. Республикада ел саен 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзелә, кече һәм урта бизнес объектлары кулланышка тапшырыла, зур предприятиеләрнең куллану куәте арта. Шуңа күрә газлаштыру ул – эзлекле эш. Шул очракта гына күрсәткечләрне югары дәрәҗәдә саклап калып була, – диде Рөстәм Усманов.

2030 елга республикада табигый газ куллану күрсәткече елына 30 миллиард куб метрга җитәчәк дип фаразлана. «Әлеге максатка ирешү өчен, «Можга–Алабуга» яңа магистраль газүткәргечен төзү каралган. Проект «Газпром»ның инвестиция программасына кертелгән һәм Түбән Кама сәнәгать узелын өстәмә газ куәтләре белән тәэмин итәчәк», – диде генераль директор.

Коймага кадәр килә

Татарстанда газлаштырып бетерү программасы кысасында 58 меңнән артык гариза кабул иткәннәр. Шул исәптән, 38 мең җир кишәрлегенә кадәр газ үткәргәннәр. Ә 33 мең йорт хуҗасы «зәңгәр ягулык»тан файдалана да инде. Ил күләмендәге уртача күрсәткечтән бер ярым тапкыр күбрәк бу.

– Программада катнашуның шартлары билгеле, – диде Рөстәм Усманов. – Иң мөһиме: шәхси торак йорт газлаштырылган торак пункт чикләрендә булырга тиеш. Шулай ук йорт һәм җир кишәрлеген милек буларак рәсмиләштерү дә мәҗбүри. Газлаштырып бетерү программасында физик затлар гына катнаша ала. Ягъни «зәңгәр ягулык» шәхси ихтыяҗлар өчен генә тотылырга тиеш. Бу урында шуны да искәртик: программада бер тапкыр гына катнашырга мөмкин. Торак бакчачылыгы территориясендә урнашкан йортлар өчен дә шартлар шуңа охшаш. Газлаштырып бетерү программасы кысасында җир кишәрлегенә кадәр газ торбасын сузу бушлай башкарыла.

Ә йорт кишәрлеге программага эләкмәсә нишләргә? «Һәр гариза җентекләп тикшерелә. Безгә мөрәҗәгать иткән һәркемгә җавап бирәбез. Мисал өчен, бүген сез яшәгән торак пункт газлаштырып бетерү программасында катнашмый икән, фәләненче елда биредә газүткәргеч төзү каралган, шуннан соң кабат безгә мөрәҗәгать итә аласыз, дип аңлатабыз», – диде генераль директор.

Кәгазьдән котылу

Газ өчен исәп-хисап ясауны да җиңеләйткәннәр. «Хәзер исәпләгеч күрсәткечләрен «Оплата за газ» мобиль кушымтасы аша тапшырып була. Кушымтада бар да үтә күренмәле. Күрсәткечне язуга, түлисе сумма да килеп чыга. Аның аша газны сүндереп торуны, исәпләгечләрне тикшертү вакытлары чыгачагын да искәртәбез. Бүген кушымтадан 650 меңнән артык абонент файдалана. Барлык абонентларның 40 проценттан да күбрәге дигән сүз бу. Тагын да ныграк сөендергәне: кесә телефонындагы кушымтадан файдаланучыларның яртысыннан да күбрәге (384 мең абонент) кәгазь квитанциядән баш тартты. Аңлыйсыздыр, кәгазь квитанция тарату ул – өстәмә чыгым һәм без аны тарифка кертергә мәҗбүр», – диде Рөстәм Усманов.

Генераль директор әйтүенчә, тиздән абонентның «шәхси кабинет»ы МАХ платформасында да барлыкка килергә тиеш.

Су гына түгел

Рөстәм Усманов әйтүенчә, без бүген «зәңгәр ягулык»ка шул кадәр ияләштек ки, аны краннан аккан су кебек кенә кабул итәбез.

– Кызганыч, беркемне дә бүлмәдәге газ микъдарын билгеләүче датчик куярга мәҗбүр итә алмыйбыз. Югыйсә сүз кеше гомерен саклап калу турында бара. Газ куркынычсызлык таләпләрен үтәгән очракта гына безгә дус булырга, файда һәм уңайлык китерергә мөмкин. Сөрем газы белән агулануга китергән очракларның күбесендә нәкъ менә саксызлык аяныч нәтиҗәләргә китерә бит. Төтен чыга торган торбаны томалап куялар, җиһазларны үз белдекләре белән алмаштырып маташалар. Иң аянычлысы: мондый очракларда күршеләр дә зыян күрергә мөмкин, – диде генераль директор.

Ул газ җиһазларыннан файдалануга бәйле фаҗигаләрне киметү юлы буларак, иске йортларда һәм тулай торакларда газ плитәләреннән баш тарту турында да әйтте: «Электр плитәләре күпкә куркынычсызрак. Ә тулай торакта аш бүлмәсендә ун газ плитәсе тора, тик алар өчен беркем дә җавап бирми. Бу – безнең «авырткан җир». Шуңа күрә бу юнәлештәге эш алга таба да дәвам итәчәк».

Җаваплылык турында да искә төшерделәр. Билгеле булганча, бу елның 1 гыйнварыннан федераль законга кергән үзгәрешләр нигезендә, газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозучыларга һәм белгечләрне өйгә кертмәүчеләргә карата җаваплылык катгыйланды. Кат-кат әйтеп тә акылга утырмаучыларны «зәңгәр ягулык»тан өзәргә дә мөмкиннәр. Бу – соңгы чик, әлбәттә.

Акчадан да кыйммәтрәк

Бүген кая карама, шунда эшләргә кеше җитми. Рөстәм Усманов әйтүенчә, газ тармагында андый киеренкелек юк, чөнки үзара аңлашып эшлиләр.

– «Газпром трансгаз Казан» компаниясенең уңышлары – коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул. Компаниядә һәр хезмәткәрне бәялиләр һәм социаль сәясәткә зур әһәмият бирәләр, – дип сөйләде ул. – Без – социаль пакетны бүгенге дәрәҗәдә тәэмин итә алучы сирәк оешмаларның берсе, дип ышандырып әйтә алам. Оешмада бушлай дәвалану, медицина күзәтүе узу, ташламалар, хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ял, авыр хәлдә калучыларга булышу, балалы гаиләләргә ярдәм һәм башка бик күп төрле чаралар гамәлдә.

Генераль директор сүзләренә караганда, иң яхшы социаль гарантияләрнең берсе ул – коллектив килешүе. «Инде ун ел рәттән без «Нефтегазстройпрофсоюз» оештырган бәйгенең «Эксплуатация газового хозяйства» номинациясендә беренчелекне алабыз. Бу – замана шартларына карамастан, оешманың барлык социаль гарантияләрне саклап калуының һәм үз бурычларын үтәвенең мөһим күрсәткече», – диде Рөстәм Усманов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре