Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә даими рәвештә наркотиклар кулланучылар 13 миллионга җиткән. Ил күләмендә медицина күзәтүе астында торучы наркотикларга бәйлеләр – 1516501 кеше.
Бу – әлбәттә, хафага сала торган саннар. Моңа өстәп, наркотикларга бәйле җинаятьләр саны да вазгыятьнең катлаулы икәнен раслый.
2024 елның беренче кварталында Татарстанда наркотикларга кагылышлы җинаятьләр кылган 431 кеше тоткарланган. Аларның күбесе – 30–49 яшьлекләр. Тоткарланучылар арасында 18–29 яшьлекләр дә бар. Шушы аралыкта барлыгы 60 кг наркотик конфискацияләнгән. Шуның 30 килограммнан артыгы – синтетик наркотиклар. Наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы 1663 җинаять теркәлгән.
Иң аянычы – шушы кырын эшкә яшүсмерләрнең җәлеп ителүе. Татарстанда 2024 елның дүрт аенда яшүсмерләр катнашында наркотик сатуга бәйле 71 очрак теркәлгән (узган ел – 43).
– Социаль челтәрләр аша үсмерләрне җиңел акча эшләү юлы белән кызыктырып, наркотик таратырга өндәүләре турында хәбәрләр күбәйгәч, мин дә 12 яшьлек улым белән бу хакта сөйләшергә булдым. Үсмер балага бер дә кирәкмәгән тема югыйсә. Наркотик дигәне бездән бик ерак кебек тоела бит. Без, әти-әни, гел эштә булгач, бала көн буе өйдә үзе генә. Шикләндерә инде. Баксаң, улыбыз мондый «эш» турында белә икән! – дип сөйләде Казанда яшәүче ике бала анасы Эльмира Шакирова. – Футболга бергә йөрүче иптәшләренә «Ватсап» төркемендә шундый тәкъдим ясаганнар, ак порошокны ничек йөртергә, ул-бу булса, ничек яшерергә икәнен өйрәткәннәр. Тик балалар ул сәер һәм серле порошокның нәрсә икәнен аңламаган. Наркотикларның зыяны турында озаклап сөйләштек.
– Наркотиклар сату һәм яшүсмерләр арасында мошенниклык очракларының күплеге, беренче чиратта, глобаль цифрлаштыру һәм көндәлек тормышның күп кенә тармакларының интернетка күчүенә бәйле. Күпчелек очракта яшүсмерләр бу эшчәнлеккә өстәмә акча эшләү теләге белән алына. Шул ук вакытта аларга акча гына кирәк дию дә дөрес түгел, аларда җинаятьләргә карата кызыксыну да көчле, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының участок полициясе хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Марат Фәтхуллин. Белгеч сүзләренчә, иң яманы – наркотик кулланучыларның яшәрә баруы һәм шул сәбәпле, вакытыннан алда өзелгән яшь гомерләр...
Бәйлелектән котылу тарихлары
«Асылыну теләге булды»
15 яшьтән хәмер һәм наркотиклар белән мавыга башладым. 1990 нчы елларда героин барлыкка килде, анысын да читләтеп узмадым. Холкым белән тыйнак кешемен. Менә шул хәмер һәм авыр наркотиклар миңа бераз үземне күрсәтергә булыша иде. Бигрәк тә хатын-кызлар белән аралашуда.
Бәйлелекнең башлангыч чорында барысы да яхшы кебек инде. Аннары эштә дә, өйдә дә, гомумән, тормышымда мәшәкатьләр башланды... Бер башлаганны тиз генә ташлап та була, дип уйлый идем. Әмма алай булып чыкмады. Туганнар да, дуслар да мине бәйлелектән йолкып алырга тырышмады түгел. Им-томчыларга да йөрттеләр, хастаханәләргә дә салдылар. Ремиссиядән соң берничә ай узгач, кабат элеккеге мавыгуыма бирелә идем. Моның яхшыга илтмәвен аңласам да, туктый алмадым. Психологка да йөргәләдем. Әмма бу бушлыктан, ялгызлыктан качу гына булды. Бу хисләр кабат наркотиклар эзләргә этәрә иде. Яшермим: мондый тормыштан туеп, асылыну теләге дә булды.
Аноним наркоманнар клубына килеп эләккәч, үземне, ниһаять, кирәкле урында итеп тойдым. Бәйлелеккә каршы көрәшкәндә дә иң авыр адым – бәйле булуыңны тану бит ул. Бәйлелекне җиңгән кешеләрнең башкаларга да ярдәм итә алуына ышандым. Шулай булды да. 12 еллап инде хәмер дә эчмим, наркотиклар да кулланмыйм.
«Дусларым калмады»
Наркотиклар белән 16 яшьтә «дуслаштым». Бу мавыгу минем өчен уку, гаиләдәге мәшәкатьләр турында уйламау, «зур»ларга иярү, ял итү ысулы иде. Наркотиклар миңа үземне ирекле һәм җәмгыятькә бәйсез итеп тоярга ирек бирә иде төсле. Әмма тормышымның асты өскә килүен 22 яшькә җиткәч кенә аңладым. Үсмерлектәге дусларымның берсе дә калмады, наркотиклар кулланып, кыяфәтемнең рәте бетте. Югары белемем булмагач, мине эшкә дә алмадылар... Якыннарым да миңа ничек ярдәм итәргә белми аптырады. Акча юк, эш юк, тормыш яме юк – менә шулар мине аноним наркоманнар клубына кушылырга этәрде дә. Биш еллап наркотикларга борылып та караганым юк. Бәйлелекне җиңә алуыма сөенәм.
(Аноним наркоманнар клубы утырышларына йөрүчеләрнең истәлекләре файдаланылды)
САН
* 16–30 – наркотикка бәйле кешеләрнең уртача яше
18–25 яшьлекләр – 60%
25+ яшь – 20%
балигъ булмаганнар – 20%
* 2024 елның беренче кварталында Россиядә 60ка якын нарколаборатория юк ителгән, 1,5 тонна наркотик конфискацияләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез