Егылгач, соң була: киләсе елдан Россиядә диспансеризация программасына үзгәрешләр керәчәк

Хатын-кыз сәламәтлегенә игътибар артачак. Киләсе елдан Россиядә диспансеризация программасына шуны күздә тоткан үзгәрешләр кертергә җыеналар. Шул рәвешле хатын-кызлар арасында очрый торган репродуктив чирләрне, яман шеш очракларын киметергә өметләнәләр.

Билгеле булганча, соңгы елларда илдә хатын-кыз белән ир-атларның репродуктив сәламәтлегенә игътибар бермә-бер артты. 2024 елдан, әйтик, шул ук диспансеризация программасы кысаларында кешенең әти-әни була алу сәләтен, нәсел калдыру мөмкинлекләрен дә тикшерә башладылар. Узган ел, әйтик, Татарстанда 9 меңнән артык кешедә теге яки бу репродуктив кимчелек тапканнар.

Аерым алганда, диспансеризация узучы хатын-кызлар хәзер моның өчен өстәмә рәвештә күкрәк бизләренә УЗИ, аналык муентыгын тикшерү, җенси юл белән күчә торган инфекцияләргә тикшерү уза. Ир-атлар исә спермограмма, репродуктив әгъзаларына УЗИ ясата. Хәзер С гепатитына тикшерелү дә мәҗбүри. Ир-атларга да, хатын-кызларга да. Моңа кадәр әлеге процедураны стандарт рәвештә табибка күренгәннән соң, тар белгечкә юллама алган очракта гына узып була иде.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында хатын-кызларны тагын да җентекләбрәк тикшерергә карар кылганнар. Аерым алганда, гүзәл затлар, алда телгә алган барлык тикшеренүләрдән тыш, ВПЧ (вирус папилломы человека) анализы һәм ПАП-тест (аналык муентыгыннан берничә күзәнәк алына) та тапшырырга тиеш булачак.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова бу яңалыкны бишкуллап хуплый.

– ВПЧ (вирус папилломы человека) аналыкта яман шеш килеп чыгу ихтималын бермә-бер арттыра. Өстәмә тикшерүләр ярдәмендә без, алдан хәстәрен күреп, ВПЧга каршы вакцина ясатырга киңәш итә алачакбыз. Әлеге прививканың аналыкта яман шеш килеп чыгу куркынычын киметүе күптән дәлилләнгән. Үсмерлек чорыннан ук шундый вакцина ясауны гамәлгә керткән илләрдә «аналык яман шеше» дигән чир юк дәрәҗәсендә, – ди баш репродуктолог.

КФУ клиникасындагы акушерлык бүлегенең югары категорияле акушер-гинекологы, медицина фәннәре кандидаты Резедә Шәрипова да хатын-кыз сәламәтлегенә игътибар артуны хуплый. Диспансеризация программасына гүзәл затлар өчен өстәмә тикшерүләр кертелүне дә күптән кирәкле гамәл дип саный ул.

– Бу тикшерүләр хатын-кызның репродуктив системасына кагылышлы яман шеш авыруларын кисәтергә ярдәм итә. ВПЧның кайбер төрләре онкология барлыкка килүнең бер шарты булып тора. Мисал өчен, әгәр хатын-кыз организмында 16, 18 нче төр ВПЧ табыла икән, димәк без, табиблар, бу кешенең сәламәтлегенә игътибарлырак булырга тиеш. Аларны тикшерелергә ешрак чакырырга, өстәмә анализлар бирдерергә дә мөмкинбез. ПАП-тест аналык муентыгындагы кечкенә генә үзгәрешләрне дә тиз арада күрергә мөмкинлек бирә. Бу ысул – цитологик тикшерүнең сыйфатлырак варианты. Әлеге анализлар начар үзгәрешләрне башлангыч чорда күреп алырга, чирләрне тизрәк дәвалауга керешергә һәм яман чирдән савыгучы хатын-кызлар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип саный табиб.

Башлангыч чор димәктән, диспансеризация программасының бөтен асылы әнә шуннан – мәкерле чирләрне башында ук күреп калып, вакытында чарасын күрүдән гыйбарәт тә инде. Аерым алганда, диспансеризация вакытында йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авырулары башлангыч чорда ачыклана.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов сүзләренә караганда, бүген республикада яман шешнең барлык төрләре арасында тире, эчәклек, сөт бизләренә бәйле булганнары ешрак очрый. Шуларның яртысы диспансеризация вакытында ачыклана. Аерым алганда, диспансеризация программасы кысасында каралган скрининг технологияләре ярдәмендә сөт бизләре, аналык муентыгы, мәни бизе, эчәклек яман шешен 1–2 стадиядә чакта ук ачыкларга мөмкин.

– Яман чир вакытында сызлау, авырту кебек билгеләр чир инде яхшы ук азганда гына сизелә башлый. Диспансеризация эшне шуңа җиткермәс өчен кирәк тә инде. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – тикшерелүне кирәксенмәгән, авыруы азганчы йөргән кешеләр. Бу очракта без дә әллә ни ярдәм итә алмыйбыз, – ди баш онколог.

Хәзер диспансеризацияне ел саен узсаң да була икән. Соңгы арада халык арасында шундый сүзләр дә йөри. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорап, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек.

– Яше кырыктан узган кешеләр генә диспансеризацияне ел саен саен уза. 18–39 яшьлекләр аны элеккечә үк өч елга бер мәртәбә үтә. Сезнең бүгенге яшегез өчкә бүленә икән, димәк диспансеризация узар чак җиткән дигән сүз. Диспансеризация уза торган елың түгел икән, профилактик тикшерелү узсаң була. Анысында инде тикшерү төрләре күпкә азрак. Гомумән, диспансеризация һәм профилактик тикшерелү программалары, яшь һәм җенескә бәйле рәвештә, бер-берсеннән шактый аерыла, – дип ачыклык керттеләр безгә министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Белеп тор!

– Быел диспансеризацияне 2007, 2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986 елда туганнар, яше 40 тан узганнар үтә.

– Диспансеризация ике этаптан тора. Башта барлык төп тикшерүләрне узасың. Алар барышында сәламәтлегендә берәр кимчелек табылган кешене икенче этапка – тар белгечләр янына озаталар.

– Закон нигезендә исә эш бирүче диспансеризация узган өчен түләнә торган ял көне бирергә тиеш. 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә ул елга – бер, пенсиядәге һәм пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләргә ике мәртәбә бирелә. Калганнар аны өч елга бер мәртәбә ала. Диспансеризацияне кичке якта яки шимбә көнне дә узып була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре