Эксперт иртән уянуны җиңеләйтер өчен нишләргә кирәген сөйләде

СПбДУның госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Татьяна Григорьева кешенең хронотипын («ябалак» яки «тургай») алыштырып булмый диярлек, дигән фикердә. Әмма иртән уянуны җиңеләйтә торган ысулы бар, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренә караганда, иртә тору өчен дөрес мотивация мөһим. Шуны истә тотарга кирәк, сәламәт йокы-ул яхшы көн нигезе. Эксперт йоклар алдыннан бүлмәне 15 минут җилләтергә, җиңелчә кичке ашашарга, көн дәвамында физик яктан актив булырга кирәк, дип өстәде.

Уянганнан соң бер стакан су эчәргә һәм пәрдәләрне ачарга кирәк. Уянганнан соң түшәктә аунап ятарга киңәш ителми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре