“Иң еш күрсәтелә торган хезмәтләр – милекне теркәү, салым бурычлары турында мәгълүмат җиткерү, ЕСИА, чит ил гражданнарын миграция исәбенә алу һәм СНИЛС”, – диде Ленара Мозафарова.
Аның әйтүенчә, ел башыннан бирле чит ил гражданнарын миграция исәбенә алуга бәйле 303 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән. “Ул быел иң еш күрсәтелә торган хезмәтләр арасына эләкте. Бу – законнардагы үзгәрешләргә бәйле”, – диде Ленара Мозафарова.
Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез