Быелгы «Ак чәчәкләр» республика бәйгесенең төп җиңүчесе, «Ел табибы» дип Казанның М.Н.Садыйков исемендәге 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким табылды.
Зөлфия Ким – республикада йөрәк сагында торган иң тәжрибәле табибларның берсе.
Шушы дәрәжәле бәйгедә жиңүченең исемен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игьлан итте. «Барыбыз өчен дә иң мөһим әйбер – сәламәтлек. Аны сатып алып булмый, сакларга кирәк. Саклар өчен сез кирәк. Бик зур рәхмәт сезгә», – диде Татарстан Рәисе.
«Ак чәчәкләр» тантанасында табиблар 5 номинациядә бүләкләнде. Бүген яңгыраган тетрәндергеч истәлекләр табибларның көндәлек батырлыгына тагын бер кат инандырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез