Газетага язылу

Ел үсәсен җәй үсә: август кемнәрнең акча янчыгын баетачак?

Эшләүче пенсионерларның айлык акчасы арта.

Ел үсәсен җәй үсә: август кемнәрнең акча янчыгын баетачак?

Лаеклы ялга чыгу яшенә җитеп тә, эшен дәвам иттерүчеләрнең пенсиясен 1 августтан кабаттан исәплиләр. Тупланма пенсиясен Социаль фонд карамагында калдыручыларны да сөенечле яңалык көтә. Ә үзмәшгульләр «больничный» рәсмиләштерә алачак. Август кемнәрнең акча янчыгын баетачак?

Үзе килә

2026 елның 1 августыннан Россия Социаль фонды эшләүче пенсионерларның айлык акчасын кабаттан исәпләячәк. Исәп-хисап автомат рәвештә башкарыла. Шуңа күрә пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

«Өстәмә акчаны 2025 елда эш бирүчеләр алар өчен иминият кертемнәрен түләгән эшләүче пенсионерлар алачак. Арттыру картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләрен алучыларга кагылачак. Вафат булган туендыручының шәхси счетына элегрәк исәпкә алынмаган акчалар кергән очракта да туендыручысын югалту буенча түләү күләме кабаттан исәпләнәчәк», – диелә Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәрендә.

Өстәмә акча пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: айлык акча никадәр югарырак булса, пенсия дә шул кадәр күбрәк артачак. Чикләү дә бар – түләүнең максималь артуы 3 пенсия коэффициентын тәшкил итә. Бу – аена 470 сум 28 тиен дигән сүз. Иң зур түләүне алу өчен эшләүче пенсионерның хезмәт хакы 57,5 мең сумнан ким булмаска тиеш, дип исәпләп чыгарган белгечләр.

2026 елның маенда Татарстанда эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе 23,5 мең сум тәшкил иткән. Бер елда ул 11,3 процентка, ягъни 2,4 мең сумга арткан.

Мая арта

Иминият пенсиясе белән беррәттән, тупланма пенсия дә үсә. Россия Социаль фонды аша билгеләнүчеләргә ул 17,3 процентка артачак. Сәбәбе – 2025 елда тупланмалар белән идарә итүдән яхшы инвестицияләр алганнар. Керем инфляция күрсәткеченнән өч тапкыр артып киткән, диелә рәсми хәбәрдә. Финанслашу программасында катнашучылар, ана капиталын булачак пенсиягә юнәлтүчеләр һәм финанслашу программасыннан тыш ирекле кертемнәр түләп баручылар өчен арту күләме тагын да зуррак – 19,3 процент тәшкил итәчәк.

Билгеле булганча, дәүләт тарафыннан картлык буенча түләнә торган пенсия ике өлештән тора. Болар – иминият пенсиясе һәм тупланма пенсия. Акчаның иминиятләштерелгән өлеше рәсми рәвештә эшләгән елларда туплана. Шуңа күрә ул эш стажына, пенсия коэффициентының минималь күләменә һәм хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакының 22 проценты күләмендә акча Социаль фондка күчерелә. 2002 елда пенсия системасына яңалык керде һәм Пенсия фондына күчерелгән акчаның бер өлеше (16 проценты) – иминият пенсиясенә, ә калганы (6 процент) тупланма пенсиягә китә башлады. Тик бу эш 2014 елда туктатылды һәм тупланма пенсиягә мораторий кертелде. Хәзер хезмәткәрләр өчен күчерелә торган акча алдагы кебек икегә бүленми, 22 процентның барысы да иминият пенсиясенә китә.

Тик бу моңарчы тупланган акчаны төрле фондларга күчерү мөмкинлегенә берничек тә комачау итми. Җыелган акчаны нишләтергә икәнен һәркем үзе хәл итә. Аны Социаль фондта калдырырга яки дәүләтнеке булмаган пенсия бүлекләренә күчерергә ярый. Элек тупланма өлешне пенсиягә чыккач кына алырга ярый иде. Хәзер мондый мөмкинлек 55 яшьтән узган хатын-кызларга һәм 60 яшь тулган ир-атларга бирелә. Дөрес, моның өчен картлык буенча пенсиягә чыккандагы кебек шартлар үтәлергә, ягъни эш стажы һәм пенсия баллары җитәрлек булырга тиеш. Тупланма пенсия турындагы мәгълүматны шәхси кабинет аша белешергә мөмкин.

Салам җәю

Августтан башлап ил күләмендә үзмәшгульләр тәүге тапкыр түләүле «больничный»га чыга алачак. Билгеле булганча, үзмәшгульләр өчен ирекле иминиятләштерү программасы бу елның гыйнварында гамәлгә керде. «Программага гыйнварда кушылган катнашучылар беренче түләүләрне февральдә кертте. Июль нәтиҗәләре буенча аларның «больничный» кәгазе нигезендә түләү алу хокукы барлыкка килә. Әмма ул авыру буенча эшкә яраксызлык кәгазе рәсми рәвештә ябылганнан соң, ягъни августтан да иртәрәк килмәячәк», – дип аңлаттылар Социаль фондның матбугат хезмәтендә.

Программада үзенә эшләүче һәм һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгульләр катнаша ала. Моның өчен Социаль фондка гариза язарга һәм авырып киткән очракта иминият кертемнәрен күчерә башларга кирәк. Булачак түләү күләме сайланган иминият суммасына (35 мең яки 50 мең сум) бәйле. Аңа шулай ук иминият стажы һәм программада катнашуның дәвамлылыгы йогынты ясый.

Белсәң, зыян итмәс

– 1 августтан милек салымы һәм физик затларның кеременә салым турындагы белешмәләр автомат рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталындагы «шәхси кабинет»ка килә башлаячак;

– ТКХ өчен түләү квитанцияләренә үзгәреш керә – гомуми торак милкен карап торуга һәм хәзерге ремонтка бәйле чыгымнарны элеккеге кебек бергә кушып түгел, ә аңлаешлырак булсын өчен, икесен ике юлга язачаклар;

– «Гараж амнистиясе» 2031 елның 1 сентябренә кадәр озайтылды. 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре