Газетага язылу

Хезмәткә хөрмәт: «ВТ» яңа бәйге игълан итә!

Хөрмәтле укучыларыбыз, без янәдән сезне эчтәлекле дә, хәтер барлауда мөһим дә булган зур бәйге белән сөендерергә булдык!

Хезмәткә хөрмәт: «ВТ» яңа бәйге игълан итә!

Билгеле булганча, 2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан газетабыз Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Хезмәткә – хөрмәт» дип аталган зур иҗади бәйге игълан итә.

Максатыбыз – Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авыл һәм шәһәрләрне торгызуга өлеш керткән, авыл хуҗалыгын күтәргән, шәһәрләр, завод-фабрикалар төзелешендә катнашкан хезмәт батырларының исемнәрен мәңгеләштерү, шулай ук авыл, район үзәкләре, шәһәрләрдәге сугыш һәм тыл батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл, истәлек такталары, аларның исемнәре белән аталган урамнар, завод-фабрикалар һәм башкаларның тарихын барлау.

Бу юлы бәйгедә язучы-журналистлар да катнаша ала. Шунысы мөһим: язмалар аерым бәяләнәчәк һәм җиңүчеләр бертигез бүләкләнәчәк.

Хезмәт иясе – хөрмәт иясе, ди безнең халык. Эш-гамәлләре белән үрнәк күрсәткән туганнарыбызның, дусларыбызның, мактаулы исемнәргә лаек булган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерик, язмаларыбыз белән аларга булган хөрмәтебезне күрсәтик!

Нигезләмә

Нигезләмә

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре