• Фото: ufa.bezformata.com

Элек 70тәге әби – әби иде, ә хәзер: сәламәт яшәр өчен нәрсә эшлисез?

Начар гадәтләрдән баш тартучылар моның файдасын акча белән алырга тиеш. «Зов народа» оешмасы әнә шундый тәкъдим белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итте. Алар фикеренчә, хәмер белән тәмәкедән баш тарткан һәм моны табиб белешмәсе белән раслаган кешегә кредит яки ОСАГО рәсмиләштергәндә ташлама ясарга, банкка акча салганда зуррак процентлар бирергә кирәк. Ә сез сәламәт яшәр өчен нишлисез?

Гөлназ Вәлиева, шәфкать туташы (Арча районы):
– Ничек кенә тырышсаң да, бик үк сәламәт яшәп булмый шул. Бу атнадан дөрес туклана башлыйм дигән булам да, берәр нәрсәгә күз төшә һәм бөтен диета бозыла. Кешеләрнең еш авыруын нәкъ менә тукланудан һәм физик хәрәкәт җитмәүдән күрәм. Хәзер бит бар нәрсәне сатып кына алабыз. Җәяү йөрүләр дә бетте. Әнә шуңа күрә, авылда яшәүчеләрнең дә сәламәтлеге начарланды инде. Үзебезне үзебез бетерәбез. Тәмәке тартуны ташлый алырлар, ә менә эчкән кешене тиз генә айнытам димә.

Миләүшә Зарипова, пенсионер (Кукмара районы):
– Баштарак сәламәтлек турында бер дә уйламыйсың икән. Балалар, эш, дип, үзеңне карарга да вакыт калмый. Әле ярый, пенсиягә чыккан көнне эштән киткәнмен. Рәхәтләнеп, яңа сулыш алып яши башладым. Ветераннар советы белән бармаган җиребез юк. Республиканың төрле районнарын йөреп чыктык. Әле менә озакламый Теләче районына сәфәргә җыенабыз. Өлкән буынга карата мөнәсәбәт тә үзгәрде бит хәзер. Элек минем кебек 70 тәге әби чынлап та әби иде. Ә мин әле картаерга ашыкмыйм. Фитнеска да йөрим, иртән торып йөгерергә дә чыгам. Ансамбльгә йөрергә дә вакыт табабыз. Үзең өчен яши башласаң, сәламәтлекне кайгыртасың икән ул. Вакытында эштән туктарга, яшьләргә юл бирергә кирәк.

Рәшит Сәмигуллин, автобус шоферы (Яшел Үзән):
– Инде менә 26 ел хәмергә кагылган да юк. Исерткечкә бирешкән яшьтәшләрнең күбесе китеп барды инде. Әле ярый, вакытында туктап кала алдым, дим хәзер. Ә менә тәмәкене ташлый алмадым. Сәламәт яшәүне кайгырткан юк инде аны. Берни эшләмим. Елга бер чит илгә барып кайтабыз. Әнә шунда су кереп, ял итәм дә сәламәтләнеп киткәндәй булам.

Марина Хөснетдинова, үзмәшгуль (Мамадыш):
– Моннан биш ел элек сәламәтлекне кайгырта башларга туры килде. Табиблар тормышымны бөтенләй үзгәртергә куштылар. Ул чакта эшем утырып кына эшли торган иде. Шуңа бәйле төрле авырулар баш калкытты. Көчле стресс та кичердем. Соңрак миндә куркыныч авыру барлыгы ачыкланды. Казан хастаханәсендә йөргәндә, минеке кебек чирне җиңгән ханым белән таныштым. Аны тыңлап, иң элек ашауны үзгәрттем. Аннары инде вакытны бүләргә өйрәндем. Сәламәт яшәүчеләрне кызыктырып дөрес эшлиләр эшләвен, әмма кешенең гадәтен ташлатып булырмы? Чир китә, гадәт кала, диләр бит әле. Белмим, дөрес яши башлый алырлармы?

Эльвина Иванова, студент (Балтач районы):
– Яшь кенә булсам да, сәламәтлекнең кирәге еш исемә төшеп тора. Казанга укырга килгән елны бик нык салкын тиде. Көчкә аякка бастым. Сәламәтлекнең кадерен бик белмибез шул. Авырганда гына искә төшә дә аннары онытыла. Әлегә мин берни эшләмим. Туклану да дөрес түгел, спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт юк.

Наталья Иванова, фитнес-тренер (Казан):
– Соңгы вакытта халык сәламәтлеген ныграк кайгырта. Безгә төрле яшьтәге кешеләр йөри. Кемнеңдер зифа буйлы буласы килә, кемдер, сәламәт булам дип, спортка тартыла башлый. Үзем дә шундыйлардан. Әмма аңа гына карамый шул. Экология йогынтысыдыр инде, әле бер чир килеп чыга, әле икенчесе. Әмма булдыра алганны эшләргә кирәк. Начар гадәтләрне бетерүне әйтүем. Аларны киметсәң, организмга җиңеллек килер иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре