Газетага язылу

Электрон сигаретлар һәм вейпларны тулысынча тыярга җыеналар

Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы дәүләт комиссиясе Россиядә электрон сигаретлар һәм вейпларны тулысынча тыюны хуплаган. «Ведомости» үзенең чыганакларына таянып язганча, якындагы көннәрдә бу җәһәттән закон проекты әзерләнә башлаячак.

Белгечләр әйтүенчә, комиссия хуплаган башлангычлар гадәттә уңышлы кабул ителә.

Комиссия утырышында иң элек сатучыларга контрольне һәм тикшерүләрне көчәйтү каралган. Әмма фикер алышулар барышында очрашуда катнашучыларның һәммәсе вейплар һәм алар өчен сыекчаларны тулысынча тыю тәкъдиме белән чыккан.

Кайбер төбәкләрдә мондый чикләүләр гамәлгә кергән дә инде. 14 марттан Пермь краенда вейплар сату тыелган. Вологда өлкәсе дә шундый ук чара әзерли. Хәзер инде бу мәсьәлә федераль дәрәҗәгә чыгарылган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре