БРИКС саммиты вакытында ашаган чәкчәк, торак базарының киләчәге һәм бала табарга үгетләү. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика матбугат чаралары журналистлары белән бергә узып бара торган елга йомгак ясады. Очрашуда яңгыраган төп фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Икътисад турында
Бу ел җиңел булмады. Катлаулы шартларга да карамастан, Татарстан икътисады үсә. Без социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарның берсен саклап калдык. Быел тулай төбәк продукты күрсәткече 5 триллион сумлык чикне узачак дип көтелә. Ел нәтиҗәләре буенча, республикада сәнәгать продукциясе күләме 5,5 триллион сум дәрәҗәсендә фаразлана. Төп капиталга инвестицияләр күләме 1 триллион 300 миллион сумнан да ким булмаска тиеш. Шул исәптән 850–900 миллиард сумга якын акча – төзелеш комплексына инвестицияләр, авыл, башка тармакларга бәйле саннар да уңай булачак. Татарстанда 44 республика программасы кысасында 3 меңнән артык объектта төзү, төзекләндерү һәм капиталь ремонт эшләре башкарылды.
БРИКС саммитын үткәрү турында
2024 ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Арада иң зурысы – БРИКС илләре дәүләтләре башлыкларының XVI саммиты. Аңа федераль хезмәттәшләребез белән тыгыз элемтәдә әзерләндек. Безгә барлык мәсьәләләрдә зур ярдәм күрсәттеләр. Саммитны оештыруга килгәндә, теге яки бу юнәлеш аеруча да зур борчу уятты дип әйтә алмыйм. Казанның халыкара чаралар үткәрүгә бәйле бай тәҗрибәсе бар. Шул ук вакытта, БРИКС саммиты бик күп дәүләт башлыкларын берләштергән чарага әверелде. Шуңа күрә аңа әзерлек бик җентекләп алып барылды. Мәсәлән, Казанга бик күп һава суднолары очып килде. Аларны кая урнаштырырга? Моның өчен аэропортта яңа перрон төзедек. Кунакларны озатып бетергәч аңладым: әгәр моны эшләмәгән булсак, оятка кала идек. Чараның куркынычсызлыгын тәэмин итү дә бик мөһим иде. Чәкчәк тә күп ашалды. Аның ни икәнен аңламаучыларга милли ризыгыбыз турында сөйләп күрсәтергә дә туры килде. Казанга килгән һәркем аны бик теләп татып карады. Без чәчәкнең дәрәҗәсен күтәрдек. Гомумән алганда, алдан фаразланганның барысын да тормышка ашыра алдык. Россия Президенты Владимир Путинның бу уңайдан безгә биргән бәясенә килгәндә, бу – бик югары бәя. Әнә Сәфәров (Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров. – Ред.) миңа көн саен: «Казан – дөньяның иң яхшы шәһәре!» – ди. Мин аның белән риза.
Үзебезнекеләргә ярдәм турында
Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр белән даими элемтәдә тора, туган якларына әйләнеп кайткач, аларга тиешле бөтен ярдәм күрсәтелә. Бу мәсьәләдә хәлдән килгәнне эшлибез. Гуманитар ярдәм юнәлешендә дә зур эш башкарыла. Зур оешмалар гына түгел, хәтта гади кешеләр дә солдатларыбызга булышырга тырыша. Өйдән ризык әзерләп җибәрәләр. Ә ул гомумән дә икенче инде. Аны хәрбиләр дә көтеп ала. Бисмилла әйтеп, иң изге теләкләр белән өйдә пешкән ризык тәмлерәк.
Илкүләм проектлар һәм ТКХ турында
Илкүләм проектларның төп бурычы – тормыш сыйфатын яхшырту. 2019 елдан бирле республика 13 илкүләм проектта катнаша. Биш елда алар буенча 180 миллиард сум акча тотылган. Аның бик зур өлеше – федераль чаралар, 50 миллиард сумы – республика бюджетыннан. Бу – социаль әһәмияттәге 1,5 меңгә якын объект, 255 сәламәтлек саклау объекты, 80 гомуми белем бирү учреждениесе, юллар һәм башкасы дигән сүз. Әлеге эш алга таба да дәвам иттереләчәк. Быел республика һәм федераль бюджеттан 37 миллиард сумлык 308 объектта эш башкарылачак. 2025 елга әлеге сан – 44 миллиард. Без барлык 12 илкүләм проектта да катнашачакбыз, моңа өстәп, инженер челтәрләрен төзекләндерүгә бәйле, 10 миллиард сумлык үз программабызны да кабул иттек. Федераль дәрәҗәдә ярдәм дә каралган. ТКХ өлкәсендә алдагы биш елда җитди рәвештә алга китәчәкбез, дип ышанам.
Яңа юллар турында
Юл булган җирдә тормыш та үзгәрә дигән сүз. Заводлар төзелә, торак пәйда була. Юл булмаса, син беркая бара алмыйсың. Әле бит бару гына түгел, товар ташырга, бүтән юнәлештә эш алып барырга да кирәк. Ун ел элек Мәскәүгә кадәр алты сәгать ярым вакыт эчендә барып җитүне күз алдына да китерә алмый идек. Күпере дә, юлы да бар хәзер. Тагын бер зур проект – быел Түбән Кама белән Чаллыны урап узу юлы ачылды. Чаллыга барганда, ГЭС плотинасында күпмедер вакыт тору, Чаллы аша чыгу үзе бер мәшәкать иде. Әйтик, Түбән Камага бару өчен башта Чаллыга кереп, аннан соң Түбән Камага бара идек. Бу мәсьәләләр хәл ителә. Яңа юлның озынлыгы – 81 чакрым. Аның кысасында 1,3 чакрымлы күпер, керү-чыгу юллары төзелде. Шәле – Баулы автомобиль юлы кысасындагы Алексеевск – Әлмәт түләүле юлын да төзеп бетердек. Әлеге юнәлештә Россия Хөкүмәте тарафыннан зур программалар тормышка ашырыла, җитди ярдәм күрсәтелә. Без Президентыбызга, Хөкүмәткә рәхмәтле. Марат Шакирҗан улы (Хөснуллин) әлеге юнәлештә зур эш алып бара, шәхсән җитәкчелек итә. Моның нәтиҗәсе буларак, урап узу юлы өч елдан да кимрәк вакыт эчендә төзелде.
Торак базары турында
Без күпме кирәк, шулкадәр төзи алабыз (республиканың елдан-ел рекорд күләмдә торак төзүенә ишарәләп. – Ред.). Моңа бернинди дә шик юк. Мәсьәлә ипотека алу мөмкинлекләре булу-булмауга бәйле. Ипотека кредитлары саны 30 процентка кадәр кимүен күреп торабыз. Аңлашыла ки, банк ставкасы югары. Әмма болар барысы да вакытлыча гына, барысы да узар, икътисад тотрыкланачак. Әлегә исә торак базарында күрсәткечләрнең берникадәр түбән төшүе күзәтеләчәк, моңа әзер булып торырга кирәк. Бу мәсьәләне Президент та күтәрде. Бүген гаилә ипотекасына ихтыяҗ зур. Әлеге программа буенча субсидия бүлеп биреләчәк дип ышандырдылар инде.
Демография турында
2024 ел – Гаилә елында бик күп чаралар үткәрдек. Тик 8–10 ел элек белән чагыштырганда, быел 20 меңгә кимрәк бала туачак икәнен беләсезме? Ул вакытта 56 мең булса, хәзер – 35–36 мең тирәсе. Тапмыйсыз бит (көлә). Дөресен генә әйткәндә, без гаиләләрне бала табарга үгетләү һәм тиешле чаралар белән тәэмин итү мәсьәләсендә бик начар эшлибез. Мин Татарстандагы демографик вазгыятьтән канәгать түгел. Бу – бөтен илебез өчен мөһим сорау. Әлегә мактанырлык нәрсә юк. Шул ук вакытта, гаилә ул – тәрбия. Бала гаиләдә алган тәрбияне балалар бакчасы да, мәктәп тә бирә алмаячак. Бу әти-әниләрдән тора. Ә яшьләр исә башта үзләре өчен яшәп калырга ашыга. Ә аннары баласыз калалар. Керем дәрәҗәсен әйтәләр. Менә Чечня мисалын алыйк, Мәскәү белән чагыштырганда, анда халыкның керем дәрәҗәсе биш тапкыр кимрәк. Моңа да карамастан, гаилә, бала культы бар. Дөресен әйтәм, мин канәгать түгел. Безгә ниндидер башка чаралар уйлап табарга кирәк.
Журналистлар белән очрашу Камал театрының яңа бинасында узды. Рөстәм Миңнеханов бик күпләрне кызыксындырган: «Яңа бина кайчан эшли башлаячак?» – дигән сорауга да җавап бирде. «Эшлиме, дип сорасалар, менә ул бүген эшли, – диде Татарстан Рәисе. – Аны якын арада ук кулланышка тапшыру өчен, тиешле документлар алынды инде. Алга таба бинага җан кертергә кирәк. Бу – технологик яктан бик катлаулы, шул ук вакытта бик тә кирәкле объект. Без биредә тамашачы заллары гына түгел, ә театр, традицияләребез, телебезгә бәйле тулы бер экосистема булдырырга тиеш. Ә моның өчен вакыт кирәк. Кыска гына вакыт аралыгында бу кадәр зур эш башкарып чыгу үзе дөнья рекордына тиң».
Сан
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 2024 елның мөһим нәтиҗәләреннән берсе ул Кытайдагы хезмәттәшләребез белән мөнәсәбәтләрне ныгытудан гыйбарәт. Былтыр ике арада сәүдә әйләнеше 3 миллиард долларга җиткән. Кытайның «Haier» компаниясе республикада алтынчы заводын ачты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез