Министры яңа, бурычлары иске
Билгеле булганча, ел башында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Мәскәүгә эшкә күчте. Хәзер бу тармак белән Азат Җиһаншин идарә итә. Яңа вазыйфага билгеләнеп, төгәл бер атнага узуга, аңа узган ел хезмәттәшләре башкарган эшкә нәтиҗә ясарга, алдагы ниятләре белән уртаклашырга туры килде. Хәер, яңа министр экология мәсьәләләре белән элек тә яхшы таныш кеше иде.
– Сигез ел дәвамында Александр Шадриков җитәкчелегендә табигатьне саклауга 107 млрд сум акча юнәлтелгән. Шул ук вакытта бу сумманың 74 млрд сум өлеше – предприятиеләр керткән инвестицияләр. Бу – бизнесның югары социаль җаваплылыгы турында сөйли, – диде министр, бар якның да күңелен күреп. – Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан экологиягә инвестицияләр күләме буенча Мәскәү белән Санкт-Петербургны да узып киткән. Узган елда экологик түләүләрдән керемнәр 2 млрд сумнан артык тәшкил итте. Бу акча федераль, республика һәм җирле бюджетлар арасында бүленде.
Соңгы 8 ел эчендә экология тармагында күп эшләр башкарылганын әйттеләр коллегия утырышында. Татарстан инде биш ел буена «Россия суы» илкүләм акциясендә катнашып, беренчелекне алып бара. Ләм басуларын чистарту да быел төгәлләнер дигән өмет бар. Министр андагы эшләрнең 93 проценты тәмамланганын әйтте. Сулыклар, елгалар да чистара. Сигез ел эчендә республикада 28 сулык һәм 44 елга буйлары төзекләндерелгән. Чаллыдагы Мәләкәс елгасын чистарту быел да дәвам итәчәк. Казанда Нокса елгасының яр буйларын гына түгел, сулыкны да чүп-чардан арындырачаклар.
– Бу эштә безгә Казан башкарма комитетының ярдәме кирәк. Эшләрнең өченче этабын җирле бюджет акчасы хисабына финанслауны таләп ителә. Бу – 136 млн сум. Шәһәрдән әлеге экологик проектка ярдәм күрсәтүне сорыйбыз, – диде министр.
Башкала димәктән, Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләр сасы истән азрак зарлана башлаган. Быел Химическая урамындагы полигон да бетереләчәк. Ә республикада һаваның пычрак булуыннан зарланган шикаятьләр саны 2024 елдан бирле алты тапкыр кимегән. Азат Җиһаншин әйтүенчә, ике ел элек һава пычрануның 1660 очрагы теркәлсә, узган елда бу күрсәткеч 263 кә калган. Соңгы 30 елдагы статистика мәгълүматлары буенча, төбәкнең тулай продукты 3 тапкыр артса да, һавага чыгарылган пычрак матдәләр күләме – 25,5, ә елгаларга агызылган пычрак су күләме 68 процентка кимегән.
Янмасын, сынмасын, үссен!
Татарстан урманчылары алдында урманнарны янгыннан саклау бурычы тора. Узган ел бер генә янгын очрагы теркәлмәсә дә, уяулыкны югалтырга ярамый.
– Быел янгын куркынычы сезоны 31 мартта ачылып, 14 октябрьгә кадәр дәвам итте. 197 көнгә сузылды. Шушы вакыт эчендә без урманны көн-төн сакладык. Күктән дә күзәттек, җирдән дә. Тырышлык бушка китмәде, урман янәшәсендәге җирләрдә үлән януның 421 очрагы теркәлсә дә, ут күчмәде, – диде урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Равил Кузюров урман хуҗалыгындагы соңгы яңалык белән бүлеште. 2025 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин Урман кодексына үзгәреш керткән законны имзалады.
– Ел саен урманчылыкларда картайган, озак торган агачларны кисү бары тик санитар чистарту вакытында гына башкарылды. Озак вакыт киселми торгач, бу агачларның сыйфаты бик түбән. Шулай булгач, аннан файда алу мөмкинлеге дә юк. Ә мондый агачлар бик күп җыелды. Аны сатып та булмый. Аукционга куелса да, бизнес кызыксынмый, – диде министр. – Яңа закон нигезендә без агачларны өлгереп җитүгә үк кисә алабыз. Шул рәвешле урманчылыкларга ярдәм итәбез һәм урманны да чистартабыз.
Татарстанның Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ике министрлык хезмәткәрләренә дә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
– Сулыкларны саклау, атмосфераны азрак пычрату, урманнарны арттыру, янгынны булдырмау – киләчәк буынны кайгырту дигән сүз. 2025 ел урманнар республиканың үсеш тармагы булуын да күрсәтте, – диде ул. – Быел биологик су чистарту корылмаларының эшчәнлегенә контрольне арттырырга кирәк. Куйбышев сусаклагычындагы су күләмен тиешле дәрәҗәдә тоту балыкчылык өчен дә әһәмиятле. Республикадагы яр буйларын саклау эшен дә дәвам иттерергә кирәк. Татарстан урманчылары тәкъдиме белән кабул ителгән яңа закон урманчылыкларның мөмкинлекләрен тагын да арттыра. Моның өчен федераль үзәккә рәхмәтлебез. Ул урманнарның санитар хәлен яхшыртачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез