«Без нәрсә күрәбез? Мәсәлән, мошенниклык турында шикаятьләр шактый кимеде, без моның тенденция булуына өметләнәбез, ләкин шул ук вакытта нигезсез счетларны ябу турында шикаятьләр артты. Ягъни, мошенниклыкка каршы көрәшкәндә, без артыгын кыланганбыз», – дип әйткән Үзәк Банк башлыгы. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итте.
Эльвира Нәбиуллина клиентларга акчалары ни өчен блокировкага эләккәнен һәрвакыт аңлатмаганнарын да таныды. Аның сүзләренчә, туган сорауны тиз арада хәл итәргә туры килгән, һәм хәзер «уңай чишелешнең беренче билгеләре» күренә башлаган. «Бу проблема хәл ителер дип өметләнәм», – дигән Үзәк Банк башлыгы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез