Рәсми саннардан күренгәнчә, соңгы ун елда әлеге мәкерле чир белән авыручылар саны ике тапкыр диярлек арткан. Шикәр чире нәрсәсе белән куркыныч? Аннан ничек сакланырга?
КФУ Университет клиникасы табиб-эндокринологы Ләйсән Зарипова шул сорауларга ачыклык кертте.
Авыручылар ник арта?
Бу иң беренче чиратта соңгы елларда симерү диагнозы куелучылар саны артуга бәйле. Май катламы аркасында инсулин глюкозаны тән тукымасы аша үткәрә алмый. Хәрәкәт җитмәү, дөрес тукланмау да – шикәр чиренә китергән төп сәбәпләрнең берсе. Йогышлы авырулар, эндокрин системасындагы тайпылышлар да еш кына шикәр чиренә китерә.
Кайсы төре куркынычрак?
Беренче типтагы шикәр чире аутоиммун компонент аркасында пәйда була. Нәтиҗәдә иммунитет ашказаны асты бизенә һөҗүм итә һәм ул инсулин бүлеп чыгармый башлый. Беренче типтагы шикәр чире дәвалауга бирешми. Кеше гомер буе инсулин кадап яшәргә мәҗбүр. Икенче типтагы шикәр чире вакытында инсулин, киресенчә, күп була, әмма ул тиешенчә эшләми.
Кайчан чаң сугарга?
Кешенең артык авырлыгы бар икән, димәк, аңа киләчәктә шикәр чире пәйда булу куркынычы да яный дигән сүз. Кешенең гел авызы кипсә, су эчәсе килсә, төнлә кече йомыш белән ике тапкырдан да ешрак чыга башласа, кисәк кенә ябыкса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Болар бар да – шикәр чиренең беренче билгеләре. Муен тирәсендә кара таплар пәйда булса, терсәкләр кипшенеп каралса, шикләнергә җирлек бар. Климакс чорына кергән хатын-кызларга да сак булырга кирәк. Коронавирус белән авырып терелгән, дүрт килограммнан артыграк авырлыктагы бала тапкан хатын-кызлар да – хәвеф төркемендә. Хәзер үк булмаса да, киләчәктә аларда да шикәр чире килеп чыгу куркынычы зур.
Беренче һәм икенче типтагы шикәр чирен ничек аерырга?
| Беренче тип билгеләре | Икенче тип билгеләре |
|
– бик нык сусау, гел тамак ачу; – хәлсезлек; – кече йомыш белән еш йөрү; – кисәк ябыгу; – күзләр начар күрә башлау. |
– кече йомыш белән еш чыгу;
– бик нык сусау, күпме генә ашасаң да, тамак туймау; – арыганлык; – күзләр начар күрә башлау; – яралар озак төзәлү; – терсәк һәм тездәге тән тиресе каралу; – аяк-куллар ою, авырту.
|
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез