– Регина, эш урынын кинәт үзгәртүнең сәбәбе ни булды?
– Дубайда бик якын дустым яши иде. Кунакка кил, шәһәрне күреп китәрсең, бәлки монда яшисең килер дә әле, дип чакырды. Биш көнгә генә дип алар янына очтым. Шул биш көн эчендә эш табып, бер оешмага урнашып та өлгердем. Үзем белән киемнәрем дә шул кадәр генә иде. Шул китүдән кире кайтып та тормадым. Хәерле эш шулай җиңел була бит ул. Килеп урнашуым да, эш табуым да, эшли башлавым да җайлы булды.
– Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кырыс кануннары белән аерылып тора.
– Кануннары нигездә безнекеләргә охшаш. Ә менә әхлак ягыннан таләпләр кырысрак. Россиядәге кебек купальник киеп эшли алмыйсың инде. Гарәп балалары белән эшләгәндә гәүдәң тулысынча капланган булырга тиеш. Тренировка вакытында балага кагылу да башка төрле кабул ителә. Мәсәлән, баланы йөзәргә өйрәткәндә эченең аскы өлешенә кулың тиеп китүне дә әхлак кысасына сыймаслык хәрәкәт дип кабул итәргә мөмкиннәр. Моның өчен әти-әни полициягә гариза җибәрергә дә күп сорап тормый. Шуңа күрә әти-әниләр белән күбрәк аралашам, эш үзенчәлекләрен аңлатам, миңа шулай тотарга кирәк дип кисәтәм.
– Дубайдагы тормышка ияләшү ничек узды?
– Кызуга бераз ияләшергә туры килде анысы. Җәй айларында чыдап булмаслык эссе монда. Һава дымлылыгы шулай тәэсир итә, диләр. Әмма соңгы елларда җәйге айлар да уңайрак һава торышы белән куандырды. Кыш айлары да салкынрак була башлады кебек. Ашауга ияләшү кыенрак булды. Шул ук тавык ите генә дә бөтенләй икенче төрле, аны башкача әзерлиләр, үзгә тәмләткечләр, майлар кушалар.
– Фатир мәсьәләсе ничек хәл ителде? Яшәү кыйммәткә чыгамы?
– Безнеңчә исәпләгәндә ике бүлмәле фатирда яшим. Мин яшәгән фатир диңгездән ераграк, елга 85 000 дирһәм түлим. Безнеңчә 1 800 000 сум була инде. Квартплатаны да үземә түлисе. Мәскәү белән чагыштырганда, ашамлыклар арзанрак, Казан белән чагыштырсак, бераз кыйммәтрәктер. Алай зур аерма юк. Россиядәге бәяләр Дубайны куып җиттеләр бугай инде.
– Россия белән чагыштырганда спорт өчен мөмкинлекләр күбрәкме, әллә киресенчәме?
– Мин йөзү буенча гына фикер йөртә алам. Казандагы кебек йөзү комплекслары, спорт мәктәпләре бик аз монда. Булганнары да яхшы хәлдә дип әйтеп булмый. Аның каравы Дубайда һәр йортта бассейн һәм тренажер заллары бар. Шуңа күрә йөзү белән шөгыльләнү өчен киртәләр юк диярлек. Виллаларда (шәхси типтагы бистәләр) шулай ук гомуми кулланылышта булган бассейн бар. Яшәүчеләр бушлай йөзә ала. Без монда балаларның тренировкага килгәнен залда көтеп утырмыйбыз, өйләренә барабыз. Шуңа дәрескә килә алмыйм, дип кала алмыйлар, бассейнга төшәсе генә бар.
– Балалар безнекеләрдән нәрсә белән аерыла?
– Балаларны монда иректә үстерәләр, нәрсә эшлиселәре килсә, шуны эшлиләр. Аларга тавыш күтәрергә дә, ачуланырга да ярамый. Дәресләрне уен аша өйрәтәсең, мәктәптә дә шулай ук. Шунлыктан укытучыларга, остазларга мөнәсәбәтләре дә башкача. Уку процессы күңелле уза монда, бала үзен өйдәге кебек уңайлы хис итәргә тиеш. Кызганыч, бу тәрбия тренировкаларга да йогынты ясый. Бассейннан чыгып телефонда утырып алырга теләсә дә, мин көтеп торырга тиеш. Әти-әниләр дә: «Ярар, карап алсын, зыян юк», – дип баласын хуплап тора.
Балалар белән русча сөйләшәм. Күпчелек укучыларым үз илемнән. Балалары бик бәләкәй чакта күченгән гаиләләрнең балалары инглизчә сөйләшә. Мәктәптә дә, няня белән дә инглиз телендә сөйләшеп үсәләр. Әмма әти-әниләр бары тик русча сөйләшүемне сорый, телләрен саклап каласылары килә.
– Бәяләргә килгәндә, әти-әниләрнең чыгымнары ничегрәк?
– Шәхси тренировкага уртача бәя – 350–400 дирһәм, безнең акчага күчерсәк, 7000–8500 сум тирәсе. Бу баланың өенә килеп дәрес биргән очракта шулай. Теннисның бер дәресе, мәсәлән, 13 000 сум чыга. Төркем белән бер залга барып шөгыльләнү айга 30 000 сумга төшә. Сигез дәрес өчен бу. Спорт секцияләре бик иртәдән эшли башлый. Балаларның укулары 7.45 сәгатьтә үк башлана. Өчтә укып бетерәләр, өйләренә кайтканчы дүрт була инде. Өстәмә түгәрәкләр өчен аларның 2–3 сәгать кенә вакытлары кала. Кичке сигез-тугызда балалар йоклый инде. Мәктәпкә махсус автобус йөртә аларны. Иң еракта яшәүче баланы автобус иртәнге алтыда ук алып китә. Шуңа иртә ятып йокларга мәҗбүрләр.
– Балаларга бездәге кебек разрядлар биреләме?
– Монда бирелми. Гомумән БДБ илләрендә яшәүче спортчыларда гына ул разрядлар. Россиядә балалар спорт остасы, спорт остасына кандидат исемнәре алса, монда аларны призлы урыннар буенча атап йөртәләр. Мәсәлән, дөнья беренчелеге призеры, ике тапкыр дөнья чемпионы, диләр. Уңышлары юк икән, исеме дә юк. Ярышлар күп уза. Алар өчен уку җиреннән өстәмә баллар да бирелә. Әмма мәктәп йә университет командасына эләгү бик авыр. Минем бер укучым сайлап алу узды менә. Май аенда Лондонда узган ярышта катнаштык. Хәзер ияләштем, эш җаен өйрәндем инде. Яратып эшлим!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез