Инде ничә еллар бер күренешне аңлый алмый газапланам. Ертык джинсы киеп йөрүнең килеп чыгуын һәм һаман да модада калуын. Ничек инде тора салып умырылган, элек хәерче дә кимәгән кием кияргә, аны махсус ертырга, ертып, телгәләп сатарга, шундыйны сатып алырга була? Һич кыенсынмыйча, мунчалаланган, асылынган-салынган умырык чалбар аша тезне, ботларны, башка урыннарны ялтыратып йөрергә була?
Моданың тилемсә нәрсә икәнен дә беләм. Халыкның, бигрәк тә яшьләрнең аз-маз диваналыгын да. Тик шул дәрәҗәдә... Сәламәт, рациональ акыл, хет үтер, хет әллә никадәр аргументлар китер, ирекле көннән ертык чалбар киюне аңлаудан баш тарта. Чынлыкта сәбәп бер нәрсәгә – моданың бернинди дә мантыйкка, аек акылга, рационализмга буйсынмавына кайтып кала, күрәсең. Башка бер генә саллы аңлатма да юк бу очракта.
Тик кайчакта, гаҗизлектән димме, «ачыш» ясап, әлеге күренеш белән аз-маз килешкән, алай кылануның асылына төшкән чаклар да була. Ул – бер яктан, табиблар патология димәсә, диагноз куймаса да, миңа калса, барыбер күпмедер «ычкыну». Икенче яктан, туклыкка, җитешлеккә, дөнья бөтенлеккә чыдый алмыйча мөгез чыгару. Шул ике әйбер бер-берсен тулыландырып торудан яралган күренештер инде ул алама ыштан. Артыкка киткән җитешлек, туклык бәндәне, чыннан да, акылдан яздырырга, чын-чынлап саташтырырга, «Тагын нәрсә кыланып карыйсы икән?» дигән сорау тудырырга сәләтле бит. Андый мәлдә нәтиҗә үзен озак көттерми. Канында гормоннар, башында җилләр уйнаган яшьләр андыйны бигрәк тә тиз эләктереп ала.
Шул җәһәттән производствода чактагы бер кызык очрак искә төшә. Ертык джинсы яңа гына модага кергән заманда, күрше бүлек нәчәлнигенең оригиналь күренергә яраткан бер инженерына шелтә белдергәне. «Рөстәм, син ничек оялмыйча эшкә ертык джинсыдан киләсең?» Тегесе, күзен акайтып: «Киләм, ник килмәскә, модасы шундый ич хәзер», – диюгә, башлык: «Мода шундыйдыр да анысы, тик синең ертык джинсың аша тишек трусигың да күренә бит», – дип, егетне өнсез калдыра. Эчке кием бәлки тишек тә булмагандыр, тик шул сөйләшүдән соң ул «модник»ның адәм рәтле чалбар кия башлавы хәтердә.
Тормышның бар яктан да җитеш булуы бәндәгә һәр очракта да файдага түгелен исбатлап торасы юк. Артыгын баеп киткәннәрнең кыланмышларына гына карагыз сез. Череп баеган, маена чыдаша, тиресенә сыеша алмаганнар Кызыл китапка кергән җанварларга ау оештыра, өсте-өстенә фатир, машина ала. Ике диңгез яхтасы өстенә өченчесен сатып алган, кая барса да үзе белән бер төркем эскорт кызлары йөрткән миллиардерлар бар. Бу урында язучы Эрнест Хемингуэйның «Кеше кредосы» дип аталган әсәрендәге хикмәтле бер билгеләмәне искә алмый мөмкин түгел: «Дайте человеку необходимое – и он захочет удобств. Обеспечьте его удобствами – он будет стремиться к роскоши. Осыпьте его роскошью – он начнёт вздыхать по изысканному. Позвольте ему получать изысканное – он возжаждет безумств. Одарите его всем, что он пожелает – он будет жаловаться, что его обманули, и что он получил не то, что хотел».
Кулланучылар җәмгыятендә язучы әйткәннәр яңа импульс алмый микән әле? Артыкка киткән рәхәтлекләр, дөнья түгәрәклеге сәбәпле «ычкыну», азу, масаю кайчакта шуңа барып җитә: кеше хәтта законнар, кешелек кагыйдәләре белән исәпләшми башлый. Имеш, кануннар гади халык, гыйбадлар, русча әйткәндә «быдломасса» өчен. Имеш ул үзе – закон, үзе – судья, үзе үк – прокурор да, адвокат та. Ни өчен әле ул «бөҗәк»ләр өчен язылган кагыйдәләрне үтәргә тиеш?..
Яңадан «джинсы» дип аталган мәгълүм киемгә, аның да ертыгына әйләнеп кайтыйк. Тук, зиһененә гормоннар бәргән (монысына, әлбәттә, табигать «гаепле») яшь-җилкенчәкнең, акылы утырмаганнарның, мөгез чыгарып булса да, үзенең башкаларга охшамаганлыгын, оригинальлеген, индивидуальлеген исбатлыйсы, күрсәтәсе килә. «Карагыз, мин нинди!» Русча аны самоутверждение дип атыйлар. Маркетологлар, кием җитештерүчеләр моның ишене яхшы белә. Яңа, ертык мода яралдымы, рәтле-башлы джинсының кирәге бик үк калмый. Халык, модага ияреп, «бомж чалбары» сатып ала, шуны кия башлый. Яшьләр жаргонын кулланып әйткәндә, бик тә «прикольно» бит. Ә кием җитештерүчеләргә «ертык ыштан» дип аталган маркетик алым ишеп керем китерә. Әйбәт чалбарны тишкәләргә, турарга күп кеше базмый, анысының – үз урыны. Ул бара да әзерне, ертылганны сатып ала. Гәрчә ул «исән» джинсыдан кыйммәтрәк йөрсә дә.
Ертык джинсы димәктән, ул яралуга ук, әле яңа төр бизнес, яңа хезмәт күрсәтү дә туган, диләр. Саранрак халык өчен. Кешечә джинсы, мәсәлән, 2000 сум, ертыгы – 3500 торганда, әзерне сатып алуны кыйммәтсенгән кешегә һушлы эшмәкәрләр синең төзек чалбарыңны арзан гына хакка шәп итеп ертып, турап, хәтта туздырып та бирә. Туздыру димәктән, балакны ерту, кискәләү генә җиңел. Туздыру исә – тулы бер технология. Кисек урыннар мунчалаланырга, юкарырга, җепләре асылынып торырга тиеш бит. Аның өчен, чындырмы-ялгандырмы, эшкуарлар мескен джинсыны, имеш, ике кирпеч арасына салып, озаклап ышкый торган булганнар. Бу – ХХI гасырның яңа «супертехнологиясе», ертык джинсыга бик тә тәңгәл әйбер инде...
Өч-дүрт көн буе кырмаган котсыз чырай, ярты тәнне каплаган татуировкалар, тишкәләнеп беткән джинсы, алама футболка. Яңа мода чыгып, бераздан халык яньчелгән, күгәргән машиналарда йөри, аварга торган йортларда яши башламаса ярый инде.
Наил Шәрифуллин
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез