Эш артыннан эш. Кешене берничә урында эшләргә нәрсә мәҗбүр итә?

Россия халкының 29 процентының өстәмә эше бар. Узган ел «Работа.ру» һәм «Өстәмә эш» сервислары уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны ачыклаган. Кешене берничә урында эшләргә нәрсә мәҗбүр итә? Тамак йөртәме, әллә башка сәбәпләре бармы? Бу хакта үзләреннән сорадык. 

Иш янына куш

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, өстәмә эше булганнар барыннан да бигрәк табиблар (37 процент), укытучылар (33 процент), администраторлар (25 процент), шәфкать туташлары (23), программистлар һәм баш хисапчылар (20 шәр процент) арасында күп. Ә өстәмә эш арасында иң киң таралганы булып машина йөртүчеләр, курьерлар, укытучылар-репетиторлар, маркетологлар һәм төзүчеләр санала.

Илнур Ибраһимов Казанның бер оешмасында машина йөртүче булып эшли. Төп эшеннән тыш буш вакытын да заяга уздырмый: төрле урында өстәмә акча кертү ягын карый.

– Балаларның түгәрәкләре булгач, авылларга еш кайтып йөрү җае юк. Шуңа күрә яллар Казанда уза. Ә шәһәр фатирында ир-атка әллә ни эш юк. Вакытны бушка уздырмас өчен, бер кибеткә курьер булып урнаштым. Без яңа микрорайонда яшибез, йортлар күп түгел, заказларны урнаштыру да җайлы. Әллә ни көч түгелә торган эш дип әйтмәс идем. Тагын бер фитнес залга техник булып урнаштым. Атнага бер тапкыр барып, вак-төяк төзәтү, кагу-сугу эшләрен башкарып кайтам. Болардан кала, йорт җиһазларын җыю, тәрәзәләрне көйләп җибәрү, көнкүреш техникасын тоташтыру кебек эшләрне башкарам. Алары танышлар, танышларның танышлары аша табыла. Бу вак-төяк эшләрдән аена якынча 10 мең сум тирәсе акча керә. Хезмәт хакына да өстәмә булуы яхшы, кул эш белгәч, тик тә ятасы килми. Аннан соң кешеләргә ярдәм итә алуыма да сөенәм, – ди Илнур.

Өстәмә эшкә алынучылар арасында укытучылар да бар. Тик алар, күпләрегез уйлаганча, өстәмә табышны репетиторлыктан гына кертми икән. Әйтик, Казанның 143 нче мәктәбендә татар теле укытучы Тәнзилә Галимуллина балалар бакчасында белем бирә, заказга шигырьләр дә яза.

– Мин үзебезнең кызларыбыз йөри торган балалар бакчасында атнасына ике тапкыр инглиз теленнән түгәрәк уздырам. Чөнки югары белемне инглиз-немец телләре буенча алган идем. Бакча мөдире бик сорагач кына алындым. Акчасына кызыгып эшли торган эш түгел. Моннан тыш, укытучының мәктәптә үткәргән түгәрәкләре дә өстәмә эш булып санала. Минем дә укучыларым «Тел ачкычы» түгәрәгенә йөри. Алар белән эшләргә бик яратам. Аның өчен хезмәт хакына өстәмә 4 мең сум язалар. Ипи-сөткә булса да ярап куя, – ди Тәнзилә Галимуллина.

Заказга шигырь язуы да уеннан уймак шикелле генә килеп чыккан аның.

– Шигырьләрне тиз һәм яратып язуымны белгән якыннарымның теләге иде ул. «Кешеләргә дә яз әле», – дип әйтә торгач, кызык өчен генә дип «Авито»га белдерү биргән идем, туган көннәргә, юбилейларга, туйда – әниләренә, чыгарылышта тәрбиячеләргә багышлап сөйләргә матур шигъри котлаулар сорый башладылар. Хәтта кайвакыт, вакыт җитмәү сәбәпле, белдерүне ник бирүемә дә үкенеп куям. Чөнки мин бер язган шигырьне икенче кешегә бирмим. Һәркемнең язмышы, биографиясе белән кызыксынып, аларга гына туры килә торган шигырьләр язарга тырышам. Танышларым да язып бирүемне сорый. Әйе, яраткан шөгылем бераз булса да өстәмә керем кертә, гәрчә бик аз хак сорасам да. Башкалар һәр куплетын 200–300 сумнан сатканда, мин бер шигырьгә 500 сум сорыйм. Ә шигырьләрем гадәттә бик озын килеп чыга. Танышларымнан исә күп вакыт акча да алып тормыйм. Түбән Камада яшәгән вакытта заказга портретлар да ясаганым булды. Аларына да зур сумма алмадым, – дип елмая укытучы.

Шөгыль генә түгел

Өстәмә эшне шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авылныкылар да табып кына тора. Авылда хатын-кызлар төп эшләреннән тыш маникюр һәм педикюрга алына, чәч кисә, баллы ризыклар, кабымлыклар, сырлар, төрле кул эшләнмәләре ясап сата, онлайн фитнес-тренер, джумба, джампинг кебек юнәлешләр дә модага кереп киткән икән.

Актанышта яшәүче Ләйсән Мөхәммәтованың исә бер шөгыле тора-бара төп эшкә әйләнгән.

– Мин 12 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Ул вакытта ук, өстәмә эш буларак, юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык дәресләр күрсәтә идем. Шушы юнәлеш буенча эшләүче пропаганда бүлеге җитәкчесе эшеннән киткәндә үз урынына мине калдырды. Шулай итеп, мин өч ел инде «БДД» Актаныш» оешмасында эшлим. Ләкин икенче бер өстәмә эшемне әле дә калдырганым юк. Мин торт, капкейклар пешерәм. Анысын өченче улым белән декретта чакта башлаган идем. Хәзер дә бик яратып әзерлим, үземнең даими сатып алучыларым да күп. Кечкенә чакта ике хыялым бар иде: берсе – тәрбияче, икенчесе повар-кондитер булу. Хыялларымның икесе дә тормышка ашты, – ди ул.

Ләйсән ханым әйтүенчә, тортларны ул кичен, эштән соң пешерә, кайвакыт төшке аш вакытында да кайтып эшләп килергә туры килә икән. Барысына да өлгерер өчен вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәнергә генә кирәк, ди ул. Зуррак балаларның кул арасына керүләре дә эшне җиңеләйтә.

– Өстәмә эшем акча эшлисе килү теләгеннән генә башланмаган иде. Беренчедән, бу эшне яратам һәм өйдә утыргач, буш вакытым да күп иде. Тик акрынлап ул миңа өстәмә табыш та китерә башлады. Беренче тортымны 500 сумга сатсам, хәзер һәрберсе уртача 3500–4000 сум тора. Кулың эш белсә, авылларда да өстәмә табыш кертү ысуллары күп. Минем белгән кызлар кейтеринг белән шөгыльләнә, тавык, сыр рулетлары, кәнфит, кипкән җимешләрдән букетлар эшләп сатучылар да бар. Тик соңгы елларда өстәмә эшләрен төп эшкә әйләндерүчеләр дә күп. Башта өстәмә табыш кына алыр өчен шөгыльләнгән эшләре җәелеп китә дә, төп хезмәт урыннарын калдыралар. Мәсәлән, озак еллар бухгалтер булып эшләгән танышым иминиятләштерү өлкәсенә китте, икенче берәү тулысынча массаж ясауга гына күчте, – диде Ләйсән Мөхәммәтова.

Тик утырып булмый

Кукмара районының бер авылында яшәүче Айнур Әбсәләмов әйтүенчә, авылда бер генә эштә эшләп, тамак туйдырып булмый. Хуҗалыкта эшләгәне дә, районга барып йөрүчесе дә кичләрен һәм ялларда өстәмә эшкә чыга, ди ул.

– Авылда өстәмә эш эшләмичә яшәп булмый торгандыр инде ул. Бигрәк тә ир-атка. Гаиләне карарга, ашатырга, йорт, абзар-кураларны карап тотарга кирәк бит, – ди Айнур. – Кемдер төп эшеннән тыш, алты-җиде сыер тота, каймагын, эремчеген, кортын ясап сата. Анысы да өстәмә эш, өстәмә керем чыганагы бит аның. Мин, мәсәлән, фермада эшлим. Моның өстенә сыерчык оялары, эскәмияләр ясап сатам. Кереме төрлечә була. Әле менә сезон булгач, оялар яхшы сатылды. Аларны 500–1000 сумга җибәрдем. Эскәмияләрне башлыча мунча, капка төбендә утырыр өчен сорап алалар. Бәяләре шулай ук төрлечә – 1500 сумнан башлап 3500 сумга кадәр. Кемдер төп эшеннән тыш, машина сата, такси йөртә, электрик булып эшләүче авылдашыбыз кичен һәм ялларда кешеләргә ут кертә, берсе хуҗалыкта эретеп-ябыштыручы булып эшли, кичен шулай ук халыкка булыша. Авылда янгын сүндерүче булып эшләүче егетләребез дә бар. Алар бер тәүлек эшли дә ике тәүлек ял итә. Ул вакытта берсе махсус аппарат белән паласлар чистартып йөри, берсе автомойка көйләп куйды. Халык ничек булдыра, шулай тырыша инде. Өстәмә табышы булмаган кешеләр сирәктер инде ул хәзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре