Рәхәт яшибез. Элек нәрсә ашарга дип борчылсалар, хәзер кайсын сайларга дип аптырыйбыз. Шәһәрдә бигрәк тә. Адым саен кафе-ресторан, кирәк икән тиз арада китереп тә бирәләр. Акчаң гына җитсен. Өйдә пешерттермәс өчен бөтен шартлар да бар, кыскасы. Ә без эш кешесенең ничек һәм кайда тамак ялгавын белештек.
Очсыз түгел арзан
Казанда ач калмыйсың. Татарстан башкаласында ресторанда ике кешегә төшке аш ашап чыгу уртача 3 мең сумга төшә. Бу – халкы 1 миллион кешедән арткан шәһәрләр арасында иң отышлы бәя. Новосибирск, Ростов һәм Красноярскида өч ризыктан торган ике кешелек төшке аш өчен шул кадәр түлисе. Түбән Новгородка барып ашасаң, 500 сумга кыйммәткәрәк килеп чыга. Краснодарда – 3750, Санкт-Петербургта – 3800 сум түлисе. Воронеж һәм Уфада – 4 мең, Мәскәүдә исә 4500 сум килеп чыга.
Җылытып ашыйсы килми
Эш вакыты ашаудан баш тарту өчен сәбәп түгел. Әмма иртән тәмле һәм туклыклы ашап, төшке аш вакытында фәкать чәй яки каһвә эчүчеләр дә бар. Ә кемдер ресторан яки кафеда тамак ялгауны үз итә. Уңайлы бит – табынга яңа гына пешкән һәм кайнар ризык чыгарып бирәләр. Тик өй ризыгын өстен күрүчеләр дә юк түгел. Төп сәбәп – вакыт һәм акчаны янга калдыру.
– Авылда ашалмый калган ризыкны мал-туарга, тавыкларга биреп була, ә шәһәрдә андый мөмкинлек юк. Безне ризыкны әрәм-шәрәм итәргә, ташларга ярамый, дип өйрәттеләр. Шуңа ашалып бетәрлек итеп кенә пешерергә тырышам, артык калса иремә дә, үземә дә эшкә тыгам. Кайвакыт төшке аш вакытында эштәге ашханәдә, берәр кафеда ашап алырга мөмкин, шулай ук эшкә заказ белән китерткән вакытлар да була, – ди журналист Илүзә Касыймова.
Офиста утырып ашауга караганда, якындагы кафега кереп чәйләп чыгу күпкә уңайлырак. Башны ял иттерү өчен бигрәк тә.
– Кафе яки кофейняга атнасына 1–2 тапкыр керәм. Андый җирдә ашасам, уртача 500–700 сум акча тотыла. Сүз дә юк, ашауны үзең белән йөртмәсәң, акчаң тиз бетә, чөнки бер чынаяк каһвә генә дә – 300–400 сум. Ә мин каһвәсез бер көн дә тора алмыйм, – ди ул. – Әмма эш вакытында башны бераз ял иттереп, кафега барып ашап килү яхшыга гына.
Казан федераль университетында укытучы Фәнүзә Сираҗиева да шундый фикердә. Төшке ашны үзе белән йөртсә дә, атнага 2–3 тапкыр кафега барып ашауны кулайрак күрә.
– Уку йортында эшләгән кешеләр белә: тәнәфесләр кыска. 20 минут эчендә аудиториядән күчәргә өлгерәсеңме, ашыйсыңмы, документ тутырасыңмы. Мин төшке ашны үзем белән йөртергә тырышам, ләкин атнасына 2–3 тапкыр якында урнашкан кафега барып киләм. Бер кереп чыгуга якынча 400–500 сум акча сарыф ителә, – ди Фәнүзә. – Ешрак кафега йөрүемнең сәбәбе, бәлки, әлегә кияүдә булмавыма да бәйледер. Үзем өчен генә ашарга күп пешермим. Ә кичтән калган ризыкны җылытып ашыйсы килми.
Бәлеш пешереп көтеп торалар
Көндәлек тормышта кафе-рестораннарга еш йөри ул. Дус кызлар белән күрешү, яңа танышулар өчен дә менә дигән урын бит. Газ плитәсе янында кайнашыр урынга, өстәл янында официант китереп биргәнне көтү уңайлырак. Сәбәп булганда бигрәк тә. Җырчы Гөлнара Габидуллина да ашханә һәм кафеларда капкалап чыгуны начар гадәткә санамый.
– Минем эштә ашханә бар. Шунда рәхәтләнеп ашыйм. Анда өйдә пешергән кебек тәмле. Кайчак өйдән дә алып киләм. Кызым Әминәнең мәктәбе эшемә якын урнашкан, кайбер көнне аның белән бергә барабыз, – ди Гөлнара ханым.
Ашханәдә ашауны кечкенәдән яратам, ди җырчы. Үз иткән аерым кафесы да бар. Кеше тикшерелгән, тәмле һәм ышанычлы урыннарга гына йөри. Бер урында нидер ошамаган икән, икенче тапкыр үтереп ашыйсы килгән очракта да анда бармаячак ул. Тик ресторанга гел йөреп булмый. Анда барыр өчен акча гына түгел, вакыт та кирәк. Ә бүген кешенең көн тәртибе минутына кадәр уйланылган, ди Гөлнара Габидуллина.
– Хәзер ач калмыйсың. Телисең икән – кулыңа ук китереп бирәләр. Барасы да юк. Туган көннәр булса – кейтеринг әзер. Алай да Белем көнен гаиләбез белән ресторанда билгеләп үттек, – дип уртаклашты ул. – Гастрольләргә ешрак Әминә белән йөрибез. Туктап ашаган юк, үзебез белән алабыз. Аллаһка шөкер, ач йөргән юк. Теге яки бу мәдәният йортында да безне җылы каршы алалар, чәй эчертәләр, бәлеш пешереп көтеп торалар. Артистларны каршы ала торган як як һәрвакыт табын корып, безне кунак итә, – ди җырчы.
ТАМАК КӨТӘР, ВАКЫТ – ЮК
Ә менә табибларның эш вакытында каядыр барып тамак ялгау турында уйларга да вакыты юк. Бигрәк тә бер тәүлек эшләүчеләр.
– Кайбер көнне ашау турында бөтенләй уйлаган юк, – ди Казанның балалар клиник хастаханәсендә травматология бүлегендә эшләүче Гөлфирә Гафиятуллина. – Кайчак бер-бер артлы 10 ар бала кабул итәбез. Кемнең кулы сынган, кемнең аягы. Анализлар алып, әти-әниләре белән сөйләшеп, аларны палатага урнаштырганчы бер тәүлек үтә дә китә. Шуңа күрә еш кына аяк өсте генә тамак ялгарга туры килә. Анысы да өйдән алып килгән пирог белән чәй, йә колбаса белән ипи капкалау инде.
Эвакуаторда эшләүче Адель Хәйретдинов – гел юлда. Татарстанда гына түгел, чит шәһәрләргә – Түбән Новгород, Самара, Саратов якларына да йөрергә туры килә аңа. Кафелар юл өстендә генә калса да, туктап ашау яклы түгел Адель.
– Ягулык салу станциясе – төп тукталыш. Анда каһвә, су яки чәй алып эчәм. Ашарга үзем белән алып йөрим. Тик еш кына термостагы азык әчи. Җәй көннәрендә аеруча. Шуңа күрә бутерброд белән чәйләп алуны өстенрәк күрәм, – ди егет.
Бик ерак юлга чыкканда, өйдән үк яхшылап тукланып китә ул. Юлда барганда йокы килмәсен өчен, икешәр термоска каһвә ясый. 4 ел эвакуаторда эшләү дәверендә ике тапкыр гына кафеда ашаган ул.
– Туктап ашаганнан соң юлым уңмый минем, – дип көлә Адель. – Беренчесендә көпчәк тишелеп, аны ямарга тур килде. Икенче юлы навигатор дөрес юлдан алып китмичә, тиешле урынга соңга калдым. Шуңа күрә юл кешесенең юлда булуы хәерле, дим хәзер.
САННАР
Россиядә төшке ашның уртача бәясе – 640 сум. «SuperJob» тикшерү нәтиҗәләре әнә шундый. Шул ук вакытта офиста эшләүче россиялеләрнең күпчелеге (52%), гадәттә, эшкә төшке ашны өйдән алып килә. Моны хатын-кызлар (60%) ир-атларга караганда ешрак (46%) башкара. Сораштыруда катнашучыларның 21 проценты – эш урынындагы ашханәләрдә, 13 проценты шәһәр кафеларында ашый, 5 проценты өенә кайтып килергә өлгерә. Ашауны офиска китертүчеләр дә бар – сораштыруда катнашучыларның 2 проценты шулай эшли. Респондентларның керем дәрәҗәсе югарырак булган саен, төшке ашны эшкә китерүгә заказ бирүчеләр саны да шулкадәр күбрәк. Әлеге хезмәттән Казан, Краснодар һәм Новосибирскида күбрәк файдаланалар.
2024 ел белән чагыштырганда, офис хезмәткәрләре һәм читтән торып эшләүчеләр дөрес туклануга күчә бара, дип билгелиләр. Читтән торып эшләүчеләр арасында мондыйлар – 74, офис хезмәткәрләре арасында – 53 процент. Респондентларның 40 проценты традицион ризыкларга (аш һәм икенче ризык) заказ бирә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез