Эшче һөнәрләргә бушлай өйрәтергә тәкъдим иткәннәр

Россиядә эшче һөнәрләргә бушлай өйрәтмәкчеләр һәм мондый белгечлекләргә ия булучыларны эшкә урнаштыруны гарантияләмәкчеләр. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында шундый тәкъдим белән чыккан.

Шулай ук фәкать дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә генә педагогларның белемен күтәрүне тәкъдим иткәннәр. Бу җәһәттән закон проектын март аенда карау күздә тотыла.

Володин Дәүләт Думасында мәгарифне үстерү буенча Хөкүмәт стратегиясе каралуын, аның йомгаклары буенча кайбер тәкъдимнәр әзерләнүен дә искә төшергән. Алар арасында – укучыларга нагрузканы киметү, педагогның хезмәт шартларын яхшырту, укытучы абруен күтәрү, аны, шул исәптән социаль челтәрләрдә, физик һәм психологик басымнан саклау, дистанцион укытуны чикләү.

Моннан тыш Дума мәктәпләрне төбәкләр карамагына тапшыруны, хезмәт базары ихтыяҗларына туры килердәй кадрлар әзерләү системасын булдыруны, стажировкалар һәм проект эшчәнлеге хисабына практик әзерлекне киңәйтүне, квалификацияле эшчеләр әзерләү өчен башлангыч һөнәри белем бирү системасын үзгәртеп коруны тәкъдим итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре