Эссе көндә аеруча кояшлы якта урнашкан бүлмәдә сулышны кысарлык дәрәҗәдә бөркү була. Бүлмәне кул астындагы әйберләр белән ничек суытырга?
Эсселеккә каршы көрәшүдә төп ярдәмчебез – ул да булса су. Парга әйләнгәндә, җылылыкны “йотып”, һава температурасын чама белән 3-5 градуска төшерә ул.
- Тәрәзәгә юеш пәрдә элеп кую. Ачык тәрәзәгә юеш пәрдә яки җәймә элеп куегыз. Аның аша узганда, һава бераз суыначак.
- Бөркегеч куллану. Бүлмәгә (әмма мебельгә түгел) бөркегечтән су бөркегез. Суга бераз бөтнекнең эфир маен өстәргә мөмкин: ул “салкынча”лыкны көчәйтеп җибәрәчәк.
- Җилләткеч алдына боз кую. Пластик шешәдәге суны катырып, җилләткеч алдына куегыз. Үзенә күрә бер “кондиционер” килеп чыга.
- Идән юу. Сап-салкын су белән юыгыз. Боз өстәргә дә мөмкин. Аеруча кафель яки линолеум идәнне шулай юу бүлмә температурасын төшерә.
- Юеш келәмчек. Һава йөри торган урыннарга – ишек, тәрәзә янына салкын суда чылатылган келәмчек яки сөлге салыгыз.
Үзеңне “суыту”
- Дөрес итеп эчү. Җылы яшел чәй эчү яхшырак: тирләтеп, организмны суытуга ярдәм итә. Салкын су исә, киресенчә, эчке җылыны арттыруга гына китерә (чөнки организм аны җылытуга энергия тота). Татлы эчемлекләр һәм каптагы сокларны да кулланмау хәерле – алар организмга авырлык китерә.
- Салкынча компресс кую. Бозны сөлгегә төреп, муенга, беләзеккә яки пульс әйбәт сизелә торган башка урыннарга 1-2 минутка куеп торыгыз. Суынуыгызны шундук сизәчәксез.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез