Газетага язылу

Эт язмышы – кеше кулында: Татарстанда хуҗасыз этләргә кагылышлы яңа карар проекты әзер

Сукбай этләр мәсьәләсе тирәсендәге сөйләшүләр чишелешкә таба бара шикелле. Татарстан Министрлар Кабинетының яңа карары проекты әзерләнеп, коррупциягә каршы экспертиза уза. Үзгәрешләр, этләрне аулаганнан соң бераз вакыт узгач, хуҗасыз хайваннарны йоклатуны (эвтаназияне) күздә тота. Яңалыкларның нечкәлекләрен һәм белгечләрнең моңа карата фикерен белештек.

Эт язмышы – кеше кулында: Татарстанда хуҗасыз этләргә кагылышлы яңа карар проекты әзер

Яңалык нәрсәдән гыйбарәт?

Боз узган ел ахырында кузгала башлаган иде. Билгеле булганча, 2025 елның декабрендә «Татарстан Республикасында хайваннар белән эш итү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне көйләү турында» законга яңа статьялар өстәлде. Алар республикада экстраординар ситуация, ягъни «гадәттән тыш хәл» төшенчәсен кертүне, хуҗасыз этләр белән үткәрелә торган чараларны, шулай ук хайваннарны йоклату (эвтаназия) тәртибен күз уңында тота.

 

Яңа карар проекты гамәлдәге кагыйдәләргә берничә үзгәреш кертте. Аларның берсе телгә алынган гадәттән тыш хәл кертү шартларын төгәлләштерә. Алар икәү: 1) республикада хайван авырулары буенча карантин кертү, 2) хуҗасыз хайванның кеше үлеменә сәбәп булуы, сәламәтлегенә авыр яки уртача авырлыктагы зыян китерүе. Мондый хәл игълан итү өчен бу ике шартның берсе үтәлү дә җитә.

 

Икенчесе вакытка бәйле. Махсус чаралар бөтен республикада яки аның бер өлешендә өч айга кадәрге вакытка кертелә ала. Җирле үзидарә органнары Министрлар Кабинетының Ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать итә, ә идарә аны канәгатьләндерү яки кире кагу турында карар чыгара.

 

Нинди чаралар күреләчәк? Махсус вазгыять игълан ителгән территориядә барлык хуҗасыз хайваннарны, шул исәптән приютта булып, иреккә чыгарылган һәм тамгасы булганнарны да ауларга мөмкинлек бирә. Аларның барысын да вакытлыча тоту пунктларына китерәләр. Шуннан соң пункт хуҗасы өч көн эчендә интернетка барлык ауланган этләр турында мәгълүмат урнаштыра. Әгәр хайванның хуҗасы булса, ул аны алып китәргә тиеш. Шулай ук башка этләрне дә ышанычлы кулларга тапшырырга мөмкинлек бирелә. Аулаганнан соң егерме көн узгач, эткә хуҗа табылмаса, аны йоклаталар.

 

Хайваннарны вакытлыча асрау пунктлары – Татарстан өчен шулай ук яңалык. Монда аерым бина, корылма яки территорияләр турында сүз бара. Эт приютларыннан аермалы буларак, бу пунктларда хуҗасыз хайваннар егерме көн генә тора ала. Мондый учреждениенең үз ветеринары яки китерелгән хайванны тикшерә торган ветеринария оешмасы белән килешүе булырга тиеш.

 

Булышмады

Билгеле булганча, моңа кадәр илдә аулау – стерильләштерү – вакцинацияләү – кире кайтару системасы (ОСВВ) эшләп килде. Ягъни хуҗасыз этләрне приютларга алып киләләр, прививка ясыйлар, стерильләштерәләр һәм элеккеге яшәү урынына кире кайтаралар. Ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел республикада ун меңгә якын эт ауланган. Саннарның иң зурлары, аңлашылар инде, барыннан да бигрәк Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарына карый. Чагыштыру өчен: 2023 елда да аларның саны ун мең булган. Әлеге система буенча бер эткә барлык чараларны уздыру якынча 6 мең сумга төшә. Ә быелга моның өчен бюджеттан 102 млн сум акча бирүне планлаштырганнар иде.

 

Кызганыч, бу чаралар көтелгән нәтиҗәләре белән сөендермәде. Россиядә дә, Татарстанда да этләр әледән-әле кешеләргә һөҗүм итә, үлем очраклары да булгалап тора. Узган елның ноябрендә Яшел Үзән районында 9 яшьлек Василисаның гомере сукбай этләр талавыннан өзелде. Табиблар кызны коткару өчен ике атна көрәште. Бу хәлләрдән соң әлеге урыннардагы хайваннарны аулау өчен җаваплы булган «Кот и пес» приюты җитәкчесе Альберт Галиевка һәм хәйрия фонды администраторы Максим Ивановка гаепләү белдерелде.

Аңа кадәр куркыныч фаҗига 2024 елда Казан читендәге Самосырово бистәсендә булган иде. Ул чагында эшкә дип чыгып киткән 49 яшьлек хатын хуҗасыз этләр корбаны булды.

Шунысын да әйтеп узу урынлы булыр: 2023 елдан башлап Россия төбәкләренә хуҗасыз этләрне нишләтергә кирәклеген үзләре хәл итү мөмкинлеге бирелде. Һәм егермеләп төбәк эвтаназияне кабул итте. Узган ел Чуашстан, Тува республикалары һәм Әстерхан өлкәсенең кайбер территорияләрендә экстраординар вазгыять режимы кертелгән иде.

 

«Башка сыймаслык хәл»

Татарстандагы бер районның ветеринария берләшмәсе хезмәткәре, үз исемен газетада күрсәтергә теләмәсә дә, закондагы үзгәрешләргә карата фикерен җиткерде.

– Гадәттән тыш хәл кертү – авыртмаган башка тимер таяк ул. Чөнки, беренчедән, һәр районда вакытлыча асрау пункты булырга тиеш. Ә ул бүген бер генә районда да юк. Моны эшләр өчен акча кирәк. Икенчедән, ул этләрне кимендә өч атна дәвамында ашатып-эчертеп, карап торыр өчен хезмәткәрләр булуы шарт. Монысы да тагын шул финанс мөмкинлекләренә килеп терәлә. Кыскасы, закон кабул итү белән генә эш бетми, аны башкарып чыгасы бар әле, – ди ул.

 

Әңгәмәдәшебез фикеренчә, хуҗаларына этне биреп җибәрү белән дә сораулар бар.

 

– Һәр этнең үзе турында барлык мәгълүматлары язылган паспорты булырга тиеш. Ә бу бөтен кешедә дә бармы? Аннан соң, эт яратучылар килеп: «Бу минеке», – дип алып чыгып китә ала бит. Чынлап яраткан, гаилә әгъзасы итеп күргән, өендә тәрбияләгән кешенең эте бик сирәк очракта гына чыгып качарга мөмкиндер, дип саныйм, – ди ул. – Этләрне чиплаштыру мәсьәләсе буенча да төгәл саннар әйтеп булмый. Чөнки алар туып, үлеп тора. Шулай да яңа туганнары исәпкә алынып бара. Аннан соң күп нәрсә җирлек башлыкларының аңлап эш итүләреннән дә тора. Кайсыдыр авылда этләр күп теркәлгән, кайсындадыр азрак. Әйтик, бер авылда нибары өч эт исәпкә алынган. Алай гына була алмый бит инде.

 

Ә нәрсә эшләргә кирәк соң? Әлегә сорауга ул менә ничек дип җавап бирде:

 

– Чираттагы сайлау вакытында, халыкның бу мәсьәләгә карата фикерен белер өчен, референдум үткәрергә кирәк. Күпчелек этләрне ату яклы икән, закон кабул итәргә дә, шуның белән шул. Ул күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде. Халыкның мәнфәгатен кайгырту турындагы закон бар бит, ул үз фикерен әйтергә хаклы. «Этләргә тияргә ярамый», – дип йөрүчеләр Татарстанда 150–200 кешедер инде. Ләкин аларның тавышы калган кешеләргә караганда күбрәк чыга. Һәм бөтен халык шул берничә йөз кешенең «кол»ы булып яшәргә мәҗбүр. Минем гел әйтә килә торган фикерем шул: хуҗасы булмаса, теләсә нинди мал – кыргый хайван. Теләсә нинди малның хуҗасы булырга тиеш. Бүген этләрне тотуга, асрауга киткән акчаларны башка бер файдалы чыгымнарга тотсалар, күпкә яхшырак булыр иде.

 

Татарстанның Спорт-гамәли (прикладное) этчелек федерациясе җитәкчесе Олег Пырков исә үзгәрешләрне хуплавын, тик хуҗасы булган этләрне дә сукбай дусларының язмышы көтмәсме икән, дигән борчуы барлыгын әйтте.

 

– Гомумән алганда, бу идея ошый миңа, чөнки шул кадәрле этне приютларда асрап тоту өчен бернинди дә акча җитмәс. Икенчедән, үзләренә ияләштереп, аннан соң хайваннарны урамга чыгарып җибәргән кешеләр тәмам туйдырды бит. Ул сукбай этләр кешеләргә ташлана, зыян сала, гомере өзелүгә сәбәпче була. Татарстанда хәлләр бигрәк тә аяныч. Ике ел рәттән эт тешләвеннән кешеләр үлү – башка сыймаслык хәл, башбаштаклык. Тик хуҗасы булган этләр дә үлемгә хөкем ителмәсме, дигән борчуым бар. Эт хуҗасыннан качып киткән икән, вакытлыча тору пунктына эләккән очракта, ул аны тиз арада табып ала алырмы? Дөрес, егерме көн – җитәрлек вакыт. Тик бөтен кеше дә ул урыннарның адресын белеп бетермәскә мөмкин бит. Шуңа күрә бу турыда халыкка мәгълүмат җиткерергә кирәк. Аннан соң, анда эшләүчеләр дә үз вазыйфаларына җаваплы карасын иде. Закон таләп иткәнчә, егерме көнне көтәргә кирәк. Яхшы токымлыдан сукбай этне аера белү күп белем таләп итми анысы, – ди ул.

 

Этләр проблемасы турында бер, хәтта ике генә ел да сөйләшмибез, язмыйбыз. Кызганыч, моңа кадәр уңай үзгәрешләр күренмәде, киресенчә, хәлләр елдан-ел катлаулана гына барды. Барысы да – күз алдында. Билгеле, һәр яңалык та ниндидер авырлыклар, каршылыклар уза. Бу очракта да үзгәрешләрне гамәлгә ашыруга бәйле мәшәкатьләр уңай хәл ителеп, үзебезгә дә, балаларга да урамга усал этләрдән курыкмыйча, тыныч күңел белән чыгар көннәр җитәр, дип өметләник.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре