Җәһәт әңгәмә
Фәгыйлә Шакированың YouTube каналындагы «Тормыш мизгелләре» блогына язылучылар саны 18 меңнән артып киткән. Кайбер видеоларын караучылар саны 200 меңнән дә күбрәк. Бу – татар блогерлары арасында иң югары күрсәткеч.
Фәгыйлә Шакирова дигән журналистны белмәүчеләр сирәктер үзе. Ул университетта укыган еллардан ук «Татарстан хәбәрләре» газетасында, ГТРКның «Чулпан» программасында эшләде. «Алтын тәңкә» дип аталган беренче татар финанс программасын алып барды. Үзе әйткәнчә, Әлмәт районының Түбән Абдул авылында туып үскән кыз 3 нче сыйныфтан ук, мин журналист булам, дип сөрән сала. Ул вакытта әле авылда мондый һөнәрнең барлыгын да белеп бетермиләр. Мәктәп елларыннан ук «Әлмәт таңнары», «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталары белән элемтәдә тора. Университетның журналистика бүлеген тәмамлый. Әйтергә кирәк, урау юллар аша килә ул бүгенге көненә. Кызы Мәдинәнең шөгыльләренә кызыгып йөри торгач, блогер булуын сизми дә кала. «Төймәле» телефонын да шул вакытта кына алыштыра әле. Татар шрифтын да язылучылары тәнкыйть итә башлагач кына куйдыра.
– Фәгыйлә ханым, Ютуб каналында эшли башларга нәрсә этәргеч бирде?
– Төркиягә барып, чит илләрдә яши торган гади кешеләр белән аралашу минем өчен соңгы нокта булды бугай. Үзем сөйләшәм, үзем, их, шушы фикерләрне дөньяга чыгарасы иде, дип уйлыйм. Шунда телефонга видеолар төшергәләдем. Кыскасы, без чынбарлыкны танып белмибез икән дигән уйлар белән кайттым мин аннан. Кызым мине аңа кадәр үк Ютуб каналына теркәгән иде. Әмма ул буш торды. Төркиядән кайткач, тәвәккәлләдем: сюжетларымны куя башладым. Әлегә кадәр камераларым да, монтажлау өчен җайланмаларым да юк. Видеоларның сыйфатлы булуы, әлбәттә, бик кирәк. Әмма теманы сайлый белү бигрәк тә зур роль уйный дип беләм.
– Төркиядән башланган «интернет-тормыш» сезне кайларга алып китте?
– Мин үземне бик тә милләт җанлы кеше дип саныйм. Күңелне борчыган нәрсәләр ничектер өскә калкып чыкты инде. Милләт, тел, дин, әхлак мәсьәләләре... Онытылмаслык вакыйгалар бар бит ул. Бервакыт шулай финанс структурасында эшләгән чакта Илһам Шакировны озатырга җибәрүләрен үтендем. «Кемең соң ул синең?» – дип сорыйлар. Йә җибәрмәсләр дип куркып: «Абыем», – дидем. Юл буена, Илһам кадәр Илһамны да белмиләр бит, дип борчылып бардым. Миңа тагын шәҗәрә, тамырларыбыз мәсьәләсе дә тынгылык бирми. Кайбер кешеләр белән сөйләшә башласаң, хәтта әби-бабаларының исемнәрен белмәүчеләр бар. Югыйсә, буыннар чылбыры өзелмәсә, бик күп нәрсәгә өйрәнеп калырга мөмкин бит. Үзем ул яктан бәхетле: әбием Михриҗан тәрбиясендә үстем. Ул 6 яшьтән ураза тоткан, 100 яшендә бакыйлыкка күчте.

– Халык йотлыгып карый торган сюжетларыгызга геройларны ничек табасыз?
– Аның бер авырлыгы да юк. Кешеләр белән уртак тел таба белергә генә кирәк. Мин үзем дә гомер буена гадирәк кешеләргә тартылам. Мәсәлән, финанс структурасында эшләгәндә минем иң якын кешеләрем гади хезмәткәрләр иде. Гөрләшә-гөрләшә сөйләшә торгач, әллә нинди темалар килеп чыга бит. Дөресен генә әйткәндә, хәзер темага кытлыгым юк минем, гел кая да булса чакырып торалар. Күбрәк авылларга, күпбалалы гаиләләргә, берәр яңалык эзләп табучылар янына йөрим. Артистлар да мөрәҗәгать итә башлаганнар иде. Аларның тормышы болай да ачык дәфтәр кебек бит инде. Шуңа күрә алар белән әллә ни кызыксынмаслар дип уйлыйм. Гыйбрәт алырлык әйберләр гади халык арасында инде ул.
– Гыйбрәт дигәннән, сезнең «Теге дөньяда булып кайткан» видеосюжетыгыз шактый гына шау-шу да чыгарып алды бугай.
– Мин китаплар укырга бик яратам. Мәрткә китеп алган Хәнифә апа турындагысын укыгач, түзмәдем, кызыксынып китеп шалтыраттым. Очрашасы килүемне әйттем. Рөхсәт бирсәләр, килерсең, диде. Икенче көнне, рөхсәт бирделәр, кил, диде. Ул миңа йөзен күрсәтмәде. Дин буенча ярамый. Гомумән, мин Хәнифә апаны безнең дөнья кешесе итеп кабул итә алмадым. Дөрес, ул үзе бик тыйнак кына яши. Сәдака биргән идем, хәтта аны да алмады. Мин сәдака иясе түгел, диде. Үзе әйткәнчә, рөхсәт итмиләр, күрәсең. Тагын бер могҗиза булды. Мин сюжетны ике бүлек итеп төшергән идем. Шуның берсе югалды. Кая киткәнен үзем дә аңламыйм. Менә шул Хәнифә апа турындагы видеоны Ютубка куйгач, булып алды инде шау-шу. Берәүләр, китапка реклама ясагансың, дип гаепләделәр, икенчеләр, дин белән болай шаярырга ярамый, дип кисәттеләр. Күпме акча бирделәр, дип тә сораучылар булды.
– Акча турында сүз чыккач, сорыйм әле. Ютуб каналына теркәлеп, бик зур акча эшләүче блогерлар бар дип ишеткәнем бар...
– Иншалла, кайчан да булса, татар блогерлары да миллионнар эшләр дигән өметтә каласы иде. Моның өчен безгә берләшергә, бик тырышырга кирәк әле. Ютуб каналы – ул үтәкүренмәле. Монда алдалау яки башка юл белән генә язылучыларны арттырып булмый.
– Заказ биреп, үзләре турында сюжет эшләтергә теләүчеләр бармы?
– Булгалый. Бервакыт шулай бер кибеттән шалтыраталар. Безнең турыда бер сюжет төшереп, Ютубка урнаштырыгыз әле, бәясе 30 – 40 мең сум, диләр. Ризалашмадым. Мин бит иҗат кешесе. Үзем теләгән әйберләрне генә эшли алам.
– Бәлки, шушы юл белән техник мөмкинлекләрне арттырырга мөмкин булыр иде?
– Бәлки. Ләкин мин язылучыларымны югалтудан куркам. Монысы минем өчен мөһимрәк. Шуңа күрә кызыклы кешеләр, кызыклы темалар гына табарга тырышам. Блогер булу – үзе бер дөнья бит ул. Геройларың белән араны өзмисең, үзең дә сизмәстән, ярдәм итә, аралаша башлыйсың. Бервакыт шулай бер димче турында сюжет төшергән идем. Шуны караучылар турыдан-туры үземә мөрәҗәгать итә башладылар. Дүрт парны кавыштырдым.
– Аңлатмалардан күренгәнчә, сезнең иҗат белән кызыксынучылар Татарстан чикләрен күптән үтеп чыккан бугай.
– Россия төбәкләрендә генә түгел, БДБ илләрендә, аерым алганда, Казахстанда, Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез дә кызыксына. Мәскәүдән, русчага тәрҗемә итеп, титрлар куегыз әле, дигән тәкъдим килеп төшкәч, бигрәк тә сөендем. Берәү: «Шушы видеоны карар өчен генә булса да, татар телен өйрәнер идем», – дип язган. Бу татар халкын хөрмәт итү дигән сүз бит инде.
– Фәгыйлә ханым, сезнең телевидениедә эшләгән чагыгыз бик истә калган. Мин ул вакытта пенсионерлар һәм инвалидлар өчен нәшер ителә торган «Өмет» газетасында мөхәррир идем. Ниндидер закон чыгу уңаеннан әңгәмә кордык та, экранга чыгару өчен берәр мохтаҗ кеше кирәк булып чыкты. Кирәк бит, нәкъ шул чакта редакциягә беркем килми дә килми. Күп уйлап тормадыгыз, образга кереп, үзегез каршыма утырдыгыз. Сез сорыйсыз, мин җавап бирәм. Кызыклы гына әңгәмә килеп чыккан иде. Мин шунда, вәт шәп белгеч, нинди генә вазгыятьтә дә югалып калмый, дип сокланганым хәтеремдә. Әгәр бүген телевидениегә эшкә чакырсалар, берәр проект тәкъдим итсәләр, нишләр идегез?
– Уйлап карар идем. Минем өчен иң мөһиме иҗат итәргә мөмкинлек булсын. Банкта көндәлек эшләр белән мәш килеп утырганда мин үземне бөтенләй югалган кеше кебек хис иткән идем. Башка андый хисләр кичерергә язмасын. Һәркем үзенең яраткан эше белән шөгыльләнсен. Телевидение дигәннән, бер вакыйганы искә төшереп үтим әле. Бервакыт шулай Җиңү паркына чыктым. Бер корреспондент, кулына микрофон тотып, сораштырып йөри. «Нинди бәхетле кеше», – дип, аңа карап, хәтта онытылып киткәнмен. Хәзер исә блогер булуымнан зур канәгатьләнү хисе кичерәм. Нәрсә дисәң дә, монда мөмкинлекләр күбрәк дип саныйм.
– Сезнең белән очрашса, мөгаен, бар кеше дә: «Кыска гына вакыт эчендә мондый уңышларга ничек ирештегез?» – дигән сорауны бирми калмас иде.
– Без аларның күбесенә җавап бирдек тә инде. Беренче чиратта файда алуга, ягъни акча эшләүгә корылмаска тиеш дип уйлыйм. Халыкның ихтыяҗын өйрәнергә һәм аларны тыңлый белергә кирәк. Әгәр сюжетларыңа аңлатмалар яза башласалар, бу – караучылар белән уртак тел табылды дигән сүз. Төрле темалар эзлим, чөнки гел бертөрле әйбер кешене туйдыра. Өстәвенә популяр булмаган, дөньяга чыкмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә тырышам. Таныш йөзләр турында әллә ни кызыксынмаслар кебек. Көн саен чыгып, язылучыларымны туйдырмаска тырышам. Сагынып, көтеп алсыннар. Әлбәттә инде, иң мөһиме, эшеңне яратырга кирәк.
Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез