Файдаланмый калган отпуск ялы булган очракта хезмәткәргә акчалата компенсация каралган. https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kemnar-faidalanmagan-otpusk-yaly-ocen-akcalata-kompensaciya-ala-alacagy-bilgele-5914610 мондый түләүне кемнәр ала алачагы турында яза.
Хезмәткәрнең ел азагына файдаланмаган ял көннәре калган очракта бу көннәрне киләсе елга күчерергә яки компенсация алырга була.
Компенсацияне эштән китүче хезмәткәрләр алырга мөмкин. Моннан тыш, отпуск ялын акчалата түләүгә файдаланмый калган ял көннәре саны 28 көннән күбрәк булганда (мәсәлән, берничә ел дәвамында тиешле 28 көнне ял итмәгән очракта) алыштырып була. Файдаланмаган ял көннәре саны азрак булган очракта да компенсация алырга мөмкин, әмма бу мәсьәлә эш бирүче белән килешү буенча хәл ителә.
Отпуск ялын акчалата түләүгә йөкле хатын-кызлар, балигъ булмаган хезмәткәрләр, шулай ук зарарлы яки куркыныч хезмәт шартлары булган предприятиеләрдә эшләүчеләр алыштыра алмый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез