Чаллы Мәдәният паркының бер аттракционында күңел ачу аздан гына фаҗига белән тәмамланмыйча калган. Бу хәлне үз күзләре белән күреп торучылар әйтүенчә, ике туташ “Астронавт” дигән куркыныч аттракционда “атынырга” уйлаган. Алар утыргычларга ипләп кенә менеп утырган. Шулчак аттракцион операторы, туташларны махсус каеш белән эләктерергә онытып, агрегатны кабызып җибәргән.
Туташларның бик нык кычкырып җибәрүләре генә фаҗигадән котылып калырга ярдәм иткән. Оператор, карусельне туктатып, клиентларны “каешлаган” да “сәфәр” дәвам иткән.
 KazanFirst хәбәрчесенә Чаллы мэриясенең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, бу куркыныч хәлдән соң аттракционның конролерын эшеннән җибәргәннәр, ә парк администраторын дисциплинар җаваплылыкка тартканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез