Росстат безне даими рәвештә матур саннар белән шатландырып тора. Соңгы елларда Россия халкының матди тормыш дәрәҗәсе тотрыклы арта. Быел беренче кварталда гына да, мәсәлән, халыкның реаль керемнәре 8,4 процентка арткан. Илкүләм уртача хезмәт хакы 97 мең сумнан югарырак. Фәкыйрьләр саны үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 2,1 миллион кешегә кимегән һәм 11,9 миллионга гына калган. Соңгы сан бар халыкның 8,1 процентын тәшкил итә. Унике миллионга якын фәкыйрь күрер күзгә күп булып тоелыр, мөгаен. Әмма бер нәрсәне истә тотыйк: фәкыйрьләр саны бер ел элек, ягъни 2024 елның беренче кварталында 14 миллион булган, 2023 елның шул ук чорында 17,7 миллион кешене тәшкил иткән. Елдан-ел тормыш яхшыра, димәк. Реаль керемнәр дә тотрыклы үсештә.
Кемнәрдер бу юлларны укыганда, статистика һәм ялган турындагы мәгълүм афоризмны искә төшерер. Шулай эшләсәләр, бик урынсыз. Статистика, фәкыйрьләр санын исәпләгәндә, аз гына да ялгышмый һәм алдашмый. Тагын бер нәрсәне әйтә алабыз әле: ел башында илдә фәкыйрьләр саны гадәттә күбрәк була, ел ахырына таба нык кими. Хезмәт хаклары индексацияләнә, пенсияләр һәм социаль пособиеләр арта. Мәсәлән, август аенда эшләүче пенсионерларның пенсиясенә печтек кенә акча өстәлә. Бик күпләрнең арткан акчасы кибеттән бер яки ике туңдырма алырлык кына булырга мөмкин, әмма барыбер арта бит. Йөз сум, ике йөз сум акча да сине фәкыйрьлек чигеннән мул тормышлылар рәтенә күтәреп куя ала.
Фәкыйрьлек чиге дип рәсми рәвештә быел гыйнвар–март айларында 16 621 сум акча аталган. Шуннан ким алсаң, син – фәкыйрь, бер сум гына күбрәк алсаң, зарлана алмыйсың. Россиядә картлык буенча минималь пенсия 13 278,40 сум, социаль пенсия – 8824 сум. Минималь пенсиягә яшәүчеләр санын белмибез. Әмма газета хәбәрчесенең танышлары арасында андыйлар бар һәм шактый. Минималь пенсия турындагы санга аз гына төзәтү кертергә мәҗбүрмен: югарыдагы сан – уртача минималь пенсия. Төбәкләрдәге минималь пенсияләр аерыла. Мәскәүдә, мәсәлән, минималь пенсия – 17 897 сум. Мәскәү өлкәсендә дә сан ярыйсы – 16 600 сум. Димәк, Мәскәүнең иң аз пенсия алучы пенсионеры да фәкыйрь түгел. Санкт-Петербург өлкәннәренең дә берсе дә үзләрен фәкыйрь дип атый алмый, чөнки иң аз пенсия – 16 623 сум, «чик»тән 2 сумга югары. Татарстанлыларның минималь пенсиясе гаҗәпләндерә. Ул – 12 963 сум гына. Бу мәсьәләдә без күрше Мари Эл һәм Чувашиядән дә байтак калышабыз. Фәкыйрь төбәк дип саналган Чечен Республикасында иң аз картлык акчасы – 14 461 сум. Бу мәсьәләдә тирәнгә кереп тормыйк. Матди тормыш дәрәҗәсен төгәл бәяләү өчен, төбәктәге бәяләрне дә исәпкә алырга кирәк.
Керемең рәсми фәкыйрьлек чигеннән ярыйсы гына югары булса да, тормышыңның матди ягы сине бик артык кинәндермәячәк. Юрганыңны аягыңа карап сузмасаң, бик тиз хәерчеләр рәтенә төшеп басачаксың. Фәкыйрь хәерчедән нәрсәсе белән аерыла? Аз акчалы булса да, теләнми, берәүдән дә берни дә сорамый. Әйтик, ит күрмәскә мөмкин ул, май ашамаска ихтимал, әмма яши. Әмма алай яшәүнең дә бер чиге бар, чөнки сәламәтлек өчен алыштыргысыз кирәкле матдәләрнең кайберләре бары тик иттә генә бар. Мисал өчен, В12 витамины үсемлекләрдә очрамый. Ул җитмәсә, бик тиз чирлисең. Итнең ир кеше өчен көнлек нормасы 150–180 грамм, диләр табиблар. Авыр физик хезмәт белән шөгыльләнгәндә – 200 грамм. Димәк, айга кимендә 4,5–6 килгорамм ит сорала. Итнең уртача бәясе 6 августта Чаллыда – 724,44 сум. 16 мең сумнан күбрәк айлык керемгә яшәүче россияле, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәч, күпме ит ашый ала? Әле сөт, сөт продуктлары, балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш тә рационда булырга тиеш бит.
«Ватаным» хәбәрчесе ясалма акылга үзенең ни рәвешле авыруын сөйләгәч, машина аңа, чирдән котылу өчен кирәкле микроэлементларны һәм витаминнарны искә алып, атналык рацион төзеп бирде. Авторның кереме фәкыйрьлек чигеннән беничә тапкыр югары булса да, рационны үтәү шактый кыйммәткә чыга. Россиялеләр ашау-эчүгә керемнәренең 30 процентын сарыф итәләр икән. Ассызыклыйк, бу – уртача сан. 12 мең сум пенсиянең 30 проценты – 3600 сум гына. Ул акчага туя алмыйсың. Бер тапкыр көнлек азык-төлек төяп кибеттән чыкканда, 1000–2000 мең сум акча калдырып чыгуыңны искә алсаң, пенсионер хәлен күзалларга була. Шуңа күрә аз керемле россиялеләр һәм пенсионерлар керемнәренең 80 процентына кадәр өлешен ашау өчен тоталар. БМО, азык-төлек чыгымнары керемнәрнең 20 процентыннан кимрәк булса гына, тормыш дәрәҗәсе яхшы, дип саный. АКШ һәм Сингапурда бу сан 7 процент икән. Польшада – 19.
Юк, сез уйламагыз тагын: автор көнбатышлылар мул тормышта яши дип әйтергә җыенмый. Аларның – үз проблемалары, безнең – үзебезнеке.
Фәкыйрьләр саны кими, ләкин «Известия» газетасы россиялеләрнең бөлдергеч микрофинанс оешмаларына микрозаемнар сорап мөрәҗәгать итүе ел дәвамында 10–15 процентка артуын яза. Микрозаем ул – шундый элмәк: бер башыңны тыктыңмы, ычкыну кыен. Газета раславынча, зур процентлы миникредитларны халыкның күбесе ТКХга түләү һәм төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен ала икән. Болар, чынлыкта, хәерчеләр инде. Котылгысыз ихтыяҗларыңны каплау өчен микрозаем аласың икән, син тагын кем? Авторның микрозаем алучы танышлары бар. Бераздан алар өч мең сум, биш мең сум биреп тор дип теләнә башлыйлар, чөнки заемны вакытында түләмәсәң, ул бик тиз арада миллионлаган сумга кадәр үсә.
Һәр өченче россияле дару сатып алырга акча таба алмый дигән сан да бар. Фәкыйрьләр саны 8 процент кына, дәвалануга акча юнәлтә алмаучылар 33 проценттан артык. «Фәкыйрьлек чиге» дигән санны үзгәртсәк, әйтик, минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә генә күтәрсәк тә, без фәкыйрьлекнең бөтенләй башка статистикасын күрәчәкбез. Россиядә минималь хезмәт хакы – 22 440 сум. Бу акчага фәкыйрьләрчә яшәп була. Үз торагың булса инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез