Якын Көнчыгыш дөньякүләм киеренкелекнең төп ноктасы булып калуын дәвам итә. Фарсы култыгында сугышның яңа раунды әзерләнә. Һүрмүз култыгының һаман да бикле калуы глобаль икътисадны авыр хәлгә этәрә. АКШның цифрлы яңалыклар платформасы Axios мотор майлары кризисы башланып килүен хәбәр итеп: «Без Америка тарихындагы иң зур майлау материаллары кытлыгы белән очраштык. Реаль һәм уртача фаразлар буенча, бу төр товарларның куллануга яраклы запаслары уртача 40 процентка кимеячәк», – дип яза.
Бөек икътисад түнтәрелеше алдыннан АКШның хәлен җиңеләйтергә тырышып, Трамп ике көнлек визит белән Пекинда булды. Кытайга Трамп сәяхәте март аенда ук булырга тиеш иде. Аңарчы Ак Йорт хуҗасы Иранны тезләндереп, Си янына кулында уен картасы тотып килергә ниятләгән иде. Теләк үзенең киресенә әйләнде: Кытай җитәкчесеннән, тезләнеп, Тәһранны авызлыклауны үтенергә туры килде. Әмма ул үтенеч тә тормышка ашарлык түгел. Пекинга визит турында күп язарга мөмкин, ләкин без рәсми матбугатта чыккан кайбер фикерләрне уртаклашу белән генә чикләнәбез. «Российская газета»: «Визит Трампа в Пекин – много пафоса, мало результатов» дигән бәя бирде. CNN телеканалы: «АКШ Президенты Трамп Кытайдан Иран мәсьәләсе буенча бернинди дә җитди алгарышсыз кайтты», – дип белдерде. Визитның уңышын имзаланган килешүләр белән бәялиләр. Пекин саммиты ниндидер мөһим документ имзалау белән төгәлләнмәде.
Трамп яңадан интернетта нәгърәләр ора һәм Иранны юк итү белән яный. Нетаньяху белән телефон сөйләшүе үткәрде. Израиль ерткычы Вашингтонны яңадан сугыш башларга этәрә. Әлегә рәсми рәвештә тынычлык саклана дип саналса да, төбәктә гаять мөһим берничә һөҗүм булды инде. Согуд Гарәбстаны Гыйрактан җибәрелгән өч пилотсыз очкычны тотуын игълан итте. 17 май көнне иртән пилотсыз очкычлар Әбү-Дабидагы «Бәрәкә» атом электр станциясе районына һөҗүм иттеләр. Бер дрон станция периметрының тышкы ягындагы объектны утка тотты, икесе бәреп төшерелде. БГӘ рәсми белдерүендә дроннарның көнбатыш юнәлештән очып килүе әйтелә. Яһүдләр контролендәге глобаль мәгълүмат чаралары атом станциясенә Иран һөҗүме турында шау-шу кубарды. Иран дәүләт телевидениесе һөҗүмнең Израиль һәм Америка эше булуын сөйләде һәм аны «сиончылар конспирациясе» дип атады һәм төбәктәге илләрне «дошман тозагына эләгүдән сак булырга» чакырды. Израильнең максаты, чынлап та, төбәктәге мөселман илләрен үзара бәрелештерү. Әлегә уңыш юк, әмма сиончыларның үтә астыртын һәм мәкерле булуларын исәпкә алганда, провокацияләр дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез