Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Динамо-Ак Барс» – көчле рухлы легендар команда»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары адресына Россия чемпионатында җиңү уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

Исегезгә төшерәбез, кичә «Динамо-Ак барс» клубы 3:0 исәбе белән «Заречья-Одинцово» клубын турнирның финал сериясенең өч матчында җиңде, шуның белән үз тарихында сигезенче тапкыр Россия чемпионатының алтын медальләрен яулады.

 

«Финал сериясендә «Заречья-Одинцово»га каршы кискен көрәштә яуланган бу титул матур һәм куәтле матч нәтиҗәсе генә түгел, ә бәлки бөтен турнир дәвамында башкарылган зур эшнең нәтиҗәсе булды. Уен, үзенең фидакарьлеге һәм югары осталыгы белән кабат «Динамо-Ак Барс»ның җиңүгә отмылучан көчле рухлы һәм ихтыярлы легендар команда булуын исбатлады. Клубның тренерлык штабына ихлас рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә.  Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм команданы хәлиткеч матчларга туплый белүегез зур уңышка китерде»,  – дип басым ясый Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Телеграмма «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы президенты Леонид Барышев, «Динамо-Ак Барс» клубы директоры Руслан Еникеев һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клубының баш тренеры Зоран Терзич адресына җибәрелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре