Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшьләр – безнең алмаш, иртәгәге көнебез, республиканың киләчәге»

Иртәгәге көнебез. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Идел буе федераль округы яшь парламентчылары вәкилләре катнашында узган чарада яшьләргә әнә шундый бәя бирде.

Билгеле булганча, 2025 елның 3–5 декабрендә Татарстан башкаласында Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы чаралары уза. Парламентчылар Россия Идел буе федераль округы субъектларында эчке туризмны үстерү, шулай ук гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә өлкәсенә закон яңалыкларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыша. 

Җитди сөйләшүләргә яшь парламентчылар да кушылды. Идел буе дәүләт физик культура һәм туризм университетында Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыелышлары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең унөченче утырышы узды. Анда эчке туризмны үстерү, шулай ук яшьләр парламентлары эшенең нәтиҗәлелеге турында сөйләштеләр.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев әйтүенчә, әлеге мәйданга ихтыяҗ зур һәм ул хакимиятнең закон чыгару органнары өчен бик тә файдалы.

– Безнең округ өчен туризм зур әһәмияткә ия, – дип белдерде ул. – Бу юнәлештә барлык төбәкләр үсеш күрсәтә. Шуңа күрә әлеге эшкә яшьләр парламентларын да җәлеп итәбез.

Олег Машковцев Татарстанны туризмны үстерү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе дип атады. «Шул ук вакытта Идел буе федераль округына керә торган барлык төбәкләрдә дә туризм бертигез дәрәҗәдә үсми, моңа бәйле мөмкинлекләр зур булса да. Шуңа күрә бар булган механизмнарны игътибар белән өйрәнергә һәм проблемаларны ачыкларга кирәк. Шул исәптән законнарга бәйле булганнарын да», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы субъектларының Яшьләр парламентлары ассоциациясен төзү турында тарихи карар 2022 елда нәкъ менә Татарстан парламентында кабул ителде.

– Яшьләр парламентлары ассоциациясе эшләгән елларда аның эшчәнлеге даими рәвештә камилләште һәм системалашты. Бу аны тагын да нәтиҗәлерәк итте һәм бүген Идел буе федераль округы субъектларында яшьләр парламентлары закон чыгару мәйданында үз урыннарын булдырды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырыш кысасында Идел буе федераль округы төбәкләренең туризм мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Бу юнәлештә яшьләрнең фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Туризм тармагын цифрлы трансформацияләү турында да сүз булды. Болар берсе дә яшьләргә ят түгел. Гомумән алганда, былтыр ил эчендә 92 миллионнан артык туристик сәфәр теркәлгән. Бу – тарихи рекорд, диделәр утырышта. 2024 елның җәендә генә дә эчке туризм әйләнеше 24 процентка арткан. Тармакка бәйле аерым тәкъдимнәргә килгәндә, җәяүле  ял (поход туризмы) юнәлешен үстерергә һәм бу мәсьәләдә «Беренчеләр хәрәкәте» белән тыгызрак элемтәдә торырга киңәш иттеләр.

Алга таба яшьләр парламентларының эшен ныграк та бәяләячәкләр. Утырышта әнә шундый карарга килделәр. Нәтиҗәлелекне төп күрсәткечләр, шул исәптән закон чыгару тәкъдимнәре буенча бәяләячәкләр. Олег Машковцев билгеләп үткәнчә, бу – яшьләр парламентларының эшен системалаштыру өчен дә кирәк. «Күрсәткечләр аңлаешлы һәм чагыштырып карарлык булырга тиеш. Аннан чыгып, һәр парламент үз эшенә бәя биреп кенә калмыйча, кимчелекләрен дә күрәчәк», – диде ул.

Саннардан күренгәнчә, соңгы бер елда Идел буе федераль округы яшь парламентчылары 70 тән артык закон чыгару тәкъдиме җиткергән. Аларның 25 е төбәк законнарына әверелгән. «Шушы вакыт аралыгында безнең яшьләр парламенты өч закон чыгару тәкъдиме җиткерде, шул исәптән «Пушкин картасы»ннан файдалануны киңәйтү буенча да. Ассоциациядә катнашу – тәҗрибә алмашу, илнең башка төбәкләрендә закон чыгару эшчәнлегенә бәйле иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү өчен яхшы мөмкинлек ул», – диде Оренбург өлкәсенең яшь парламентчылары.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, яшьләр белән, аерым алганда, яшьләр парламентлары аша эшләү илнең барлык төбәкләрендәге хакимият органнары өчен кирәк. «Башкача ярамый. Чөнки яшьләр – безнең алмаш, иртәгәге көнебез, республиканың киләчәге. Шуңа күрә хакимиятнең барлык органнары өчен дә алар белән эшләү мөһим», – диде республика парламенты җитәкчесе.

Федераль округтан җыелган кунаклар Казанны күреп кайткач, туризмны үстерү юллары турында Казан Кремлендә җыелып фикер алышты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре