Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Оренбургта Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар махсус икътисадый зоналарны үстерү һәм Идел буе төбәкләрендә инвестиция законнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыш алдыннан Идел буе закон чыгару җыелышлары рәисләре «Оренбург» махсус икътисадый зонасы резидентлары предприятиеләрендә булдылар. Ул моннан дүрт ел элек төзелгән, Оренбург һәм Орск шәһәрләре территориясендә урнашкан. Бүген 22 резидент нефть химиясе продукциясе һәм төзелеш материаллары җитештерүгә, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә йөз тота. Резидентлар тарафыннан 16,1 меңнән артык эш урыны булдырылган, инвестицияләрнең гомуми күләме 61,1 млрд сум тәшкил иткән.
«Махсус икътисадый зоналар турында федераль закон 20 ел элек кабул ителгән иде, беренчеләрдән булып Татарстанда «Алабуга» икътисадый зонасы булдырылды, хәзер безнең округта 12 махсус икътисадый зона бар, илдә барлыгы 59. Шулай булгач, һәр бишенчесе Идел буе федераль округында булып чыга, – дип билгеләп үтте Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров. – Ташламалы шартлар һәм әзер инфраструктура исәбенә резидентлар бизнес алып бару өчен уңайлы мохит, ә төбәкләр тотрыклы икътисадый үсеш нокталары ала. Идел буе федераль округына 400 резидент җәлеп ителгән, 25 мең яңа эш урыны булдырылган һәм 400 млрд сум инвестиция кертелгән. Округның сәнәгать потенциалы үсеше күзәтелә».

Татарстан бүген инвестицион климатны формалаштыру һәм махсус икътисадый зоналар эше йомгаклары буенча берничә тапкыр алдынгы төбәкләр рәтендә аталды. Татарстанның «Алабуга» махсус икътисадый зонасы 20 ел эшләү дәверендә ике тапкыр Россиядә иң нәтиҗәле икътисадый зона дип танылды. Хәзерге вакытта «Алабуга» махсус икътисадый зонасы үз тармакларында лидер булган 43 уникаль импортны алмаштыручы производствоны үз эченә ала, биредә барлыгы 71 резидент эшли. Аның территориясендә 25 меңнән артык эш урыны булдырылган. Инвестицияләрнең гомуми күләме 179 млрд сум тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча резидентларның кереме 238 млрд сум тәшкил иткән. «Татарстан бу зур эшне беренче булып башлады, һәм округның башка төбәкләрендә махсус икътисадый зоналар булдырганда без алардан өйрәндек», – диде Идел буе Закон чыгаручылар советы Рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасыннан тыш, Татарстанда «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона һәм Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Менделеевск моношәһәрләрендә 5 алгарышлы үсеш территориясе эшли. Инвесторларга инвестиция проектын әзерләү һәм гамәлгә ашыру процессында вакытын һәм ресурсларын янга калдырырга мөмкинлек бирә, шулай ук административ киртәләрне киметә торган региональ инвестиция стандарты кертелде. Инвесторларга салым ташламаларының һәм башка преференцияләрнең киң спектры бирелә. «Бизнес-кейслар» эшләнә. Татарстан муниципалитетлар өчен видеоформатта инвестицион профиль ясаган беренче төбәк булды.
«Бүген каралган мәсьәләләрнең темалары бик кирәкле һәм актуаль иде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда утырыш эшенә йомгак ясап. – Татарстан берничә тапкыр лидер төбәк буларак аталды, коллегалар ирекле икътисадый зоналар эше һәм бу процессны региональ дәрәҗәдә законнар белән тәэмин итү буенча безнең тәҗрибәне искә алдылар. Безнең бурыч – Казанга кайткач, республикабызның икътисад тармакларында, муниципалитетларында, шәһәрләрендә һәм районнарында әлеге эш формаларын карау, резидентларыбызга тагын ничек ярдәм итү турында уйлану. Җитештерү һәм фәнгә мондый ярдәм күрсәтү, төрле преференцияләр кертү ахыр чиктә тулаем республиканың алга таба тотрыклы, озак вакытлы социаль-икътисадый үсешенә хезмәт итә».

Бүген Идел буе парламентарийлары «Салют, Җиңү!» мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, «Ачык күк астында» музее экспонатлары белән таныштылар. Аның экспозициясе 60тан артык корал, хәрби автомобиль, авыл хуҗалыгы техникасы һәм тимер юл техникасы, сәнәгать җиһазлары үрнәгеннән тора. Самолетлар, танклар, артиллерия орудиеләре – Бөек Ватан сугышының 19 чын хәрби-тарихи һәйкәле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре