Парламент җитәкчесе иң башта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы уздырган «Геройлар янәшә» ачык әдәби конкурсында нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән җыентыклар күргәзмәсе белән танышты. Аннары театрның зур залында ул бәйрәм тантанасы кунаклары һәм катнашучылары алдында чыгыш ясады.
«Киләсе ел Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Ышанам, ул изге һәм матур традицияләрнең турыдан-туры дәвамы булачак, Ватанга фидакарь хезмәт итүнең какшамаслыгын кабат ассызыклаячак. Геройларга һәм ветераннарга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм имин тормыш телим», – дип белдерде Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук Татарстанның хәзерге замандагы уңышлы үсешенең нигез ташы булган ветераннарның, аннары махсус хәрби операциядә катнашучыларның өлешләрен аерым билгеләп үтте. «Сезнең ныклылык һәм дә батырлык – барлык буыннар өчен үрнәк. Ватанга тугры һәм фидакарь хезмәт итү традицияләрен дәвам итеп, бүген дә вөҗдан һәм намус мисал булган кешеләрнең батырлыгы алдында баш иябез. Сүз махсус хәрби операциядә катнашучылар турында», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте. Тамашачы Татарстанның халык артистлары Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Марат Галимов, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры һәм башкаларның җырларын тыңлый алды, дип яза «Татар-информ».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез