Фәрит Мөхәммәтшин: «Күпкырлы эшчәнлекне киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлибез»

Бүген Дәүләт Советында узган РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты (парламентның югары палатасы) арасында хезмәттәшлек комиссиясе утырышында Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында парламентара хезмәттәшлеген киңәйтү, шул исәптән төбәкара элемтәләр, аграр продукция китерү өлкәсендә икътисадларны интеграцияләү, шулай ук ике ил арасында туристлар алмашуны активлаштыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырышта Россия Федерациясе сенаторы, РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе рәистәше Ильяс Умаханов, Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышны ачып, Ильяс Умаханов Татарстан җитәкчелегенә РоссияҮзбәкстан диалогы кысаларында төбәкара элемтәләрне ныгыту буенча алып барылган  эшләре өчен рәхмәт белдерде, монда республика парламентының һәм Фәрит Мөхәммәтшинның ролен аерым билгеләп үтте.  

«Бер үк вакытта Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясен җитәкләүче Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илнең иң абруйлы парламентарийларының берсе, – дип басым ясады Ильяс Умаханов. Республикага кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. ТатарстанРоссиянең Үзбәкстан белән барлык юнәлешләр буенча конструктив мөнәсәбәтләрне нәтиҗәле урнаштыручы субъектларының берсе. Утырышны уздыру урыны буларак Татарстанны сайлау күбесенчә Үзбәкстан коллегаларыбызның теләге булды».

Ильяс Умаханов бүгенге катлаулы геосәяси вәзгыятьтә Россиянең ике ил арасындагы хезмәттәшлекне һәм стратегик партнерлыкны ныгытуга аерым әһәмият бирүенә басым ясады.

«Безнең өчен Үзбәкстан якын күрше, еллар буе сыналган дус һәм ышанычлы союздаш – дип белдерде сенатор. Соңгы елларда безнең илләр тигез хокуклы хезмәттәшлек һәм динамик партнерлык буенча уникаль тәҗрибә туплады. Барыннан да элек, бубезнең илләрнең лидерлары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиеев казанышы. Дәүләт визитлары кысаларында тулы масштаблы хезмәттәшлекне актив үстерүгә гомуми караш расланды. Төрле өлкәләр буенча килешүләр пакеты имзаланды. Парламентарийларның бурычыПрезидентлар кабул иткән карарларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү, шул исәптән актив рәвештә законнар белән тәэмин итү һәм төрле яклап регионара хезмәттәшлекне тәэмин итү».

Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Үзбәкстан парламентларының югары палаталары вәкилләрен сәламләп, комиссиянең 10 нчы утырышын уздыру урыны итеп нәкъ менә меңьеллык Казанны һәм Татарстан Республикасы парламентын сайлаулары символик мәгънәгә ия, дип белдерде.

«КазанЕвразиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе, аңа язмыш тарафыннан Көнбатыш белән Көнчыгышның тарихи чиге, цивилизацияләр чаты, мәдәниятләр һәм дөньяга карашлар тупланган урын булу миссиясе тапшырылган, диде Дәүләт Советы Рәисе. Безнең өчен бу бик зур җаваплылык һәм тарихи вакыйга. Без федераль үзәкнең БДБ дәүләтләрендәге партнерлар белән диалогын актив хуплыйбыз. Төп сәяси мәсьәләләрне эшләүдән тыш, дискуссияне төбәк диалогын киңәйтүнең киң мөмкинлекләре турында фикер алышу белән баету мөһим дип саныйбыз. Мондый алым безнең дәүләтләр партнерлыгын сизелерлек баетачак дип ышанабыз».

Катлаулы шартларга карамастан, Татарстан үзенең алга таба үсешен дәвам итә, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Соңгы 5 елда республика ил үсешенең төп драйверларының берсе статусын раслады. «2025 елга Татарстан рекордлы макроикътисадый күрсәткечләр белән килде, аларның иң мөһимнәре буенча республика алдынгы урыннарны саклап кала: тулай төбәк продукты күләме буенча – 7 нче урында, сәнәгать җитештерүе күләме буенча5 нче урында, төзелеш буенча – 2 нче урында, авыл хуҗалыгы продукциясе буенча3 нче урында, төп капиталга инвестицияләр кертү буенча – 6 нчы урында, ваклап сату әйләнеше буенча7 нче урында, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.Соңгы биш елда тулай төбәк продукты күләме 14,2% ка артты. 2024 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты рекордлы 5,2 трлн сум тәшкил итте. Татарстан халкы 4 млн кешедән артып китте».

Дәүләт Советы Рәисе республиканың барлык тармакларын һәм өлкәләрен үстерү нигезендә традицияләр һәм инновацияләр бергәлеге калуына игътибар юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, республика гармония һәм бердәмлек аша конфессияара мөнәсәбәтләрнең уңышлы моделен гамәлгә ашыра: Татарстанда 175 милләт вәкиле, төрле диннәр дус һәм тату яши.

«Бу күпкырлы эшне без 1992 елда оештырылган Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге аша оештырабыз, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Бүген Ассамблеяга 39 милләт вәкиле мәнфәгатьләрен яклаучы 269 милли-мәдәни оешма керә. Муниципаль хакимиятләр ярдәме белән соңгы елларда Ассамблеяның ресурс үзәкләре булган җирле милли-мәдәни оешмалар, Халыклар дуслыгы йортлары челтәре сизелерлек киңәйде».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан үсешенә Абдуманоб Абдусатаров җитәкчелегендәге үзбәк диаспорасы үз өлешен кертә. Хәзерге вакытта республикада 15 меңгә якын үзбәк яши. «Үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе, үзбәк халкының меңьеллык мирасын саклап, ватандашларынТатарстанның социаль-мәдәни мохитенә интеграцияләү өстендә актив эшли. Аның җитәкчесе миграция мәсьәләләре буенча хокук саклау органнары белән конструктив хезмәттәшлек итә, автономиянең бай мәдәни тормышын нәтиҗәле координацияли», дип билгеләде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның төрки һәм ислам илләре белән багланышлар һәм халыкара элемтәләр урнаштыру өчен абруйлы дипломатик мәйданчыкка әверелүенә басым ясады, ә Үзбәкстан – республикабызның аерым партнеры. «Сәүдә-икътисадый элемтәләр ныгый, хезмәттәшлекнең барлык тармаклары буенча хезмәттәшлек үсә, тугандаш халыкларның мәдәни һәм гуманитар элемтәләре киңәйтелә», дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

1992 елдан Ташкентта Татарстан вәкиллеге эшли, ә 2019 елда Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы ачылган.  Үзбәкстанның Җизак шәһәрендә Казан федераль университетының беренче филиалы уңышлы эшли. Быел җәй көне Казанда Казан дәүләт медицина университеты һәм Ташкент медицина академиясенең Россия-Үзбәкстан уртак мәгариф проектының беренче халыкара чыгарылышы студентларына дипломнар тапшыру тантанасы булды. Гомумән алганда, Татарстанда Үзбәкстаннан 2,7 мең студент белем ала.

«Болар барысы да – бер мизгеллек акцияләр түгел, ә системалы һәм планлы эш нәтиҗәсе. Бу күпкырлы эшчәнлекне киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлибез, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. «Халык дипломатиясе»ндә зур потенциал күрәбез. Хәзерге вакытта Үзбәкстанда чит илләрдәге иң зур татар диаспораларының берсе – 300 меңнән артык кеше яши».

РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан ОлугМәҗлесе Сенаты арасында парламентара хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары турында Садыйк Сафаев сөйләде. «Татарлар белән үзбәкләрнең аерым бәйләнеше бар. Безнең телләр уртак, менталитет охшаш. Бу без сакларга тиешле байлык. Мондый очрашулар моңа ярдәм итә», дип басым ясады Садыйк Сафаев.  

Садыйк Сафаев утырышны Казанда уздыруның мөһимлеген дә билгеләп үтте. «Казанүзенчәлекле шәһәр. Бу мәдәниятләр, телләр һәм цивилизацияләр кисешү ноктасы – Россияне һәм Үзбәкстанны «тере җепләр» белән берләштереп торучы, – дип саный Садыйк Сафаев. Татарстан Үзбәкстанның сәүдә-икътисадый, гуманитар-мәдәни һәм башка бик күп элемтәләр буенча мөһим партнеры булып тора».Хәзерге вакытта Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 400 млн долларга якынлаша.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, Татарстан Үзбәкстан белән Татарстан парламентара дуслыгын ныгытуны максат итеп куя, дип басым ясады. «Комиссиянең үзбәкләр компактлы яши торган Россия төбәгенә чыгуы нәкъ менә безнең илләр арасындагы багланышларны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән», дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә РФ сенаторыИльяс Умаханов җитәкчелегендәге РФ ФС Федерация Советы делегациясе әгъзалары һәм Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы парламент делегациясе әгъзалары Казанда эш сәфәрендә. Визитның төп максатыРФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе утырышында катнашу. Моннан тыш, парламентарийлар республиканың икътисадый, инвестицион, мәдәни һәм туристик потенциалы белән танышалар. Аерым алганда, бүген Бәшир Рәмиевисемендәге ИТ-паркта һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йортында очрашулар уза.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре