Бүген Лаеш районына эш сәфәре кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2 нче урта мәктәптә булды. Анда ул педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук уку йортында балаларның иминлеген ничек кайгыртуларын белеште.
Хәзерге вакытта мәктәптә 523 укучы белем ала. Өч ел элек биредә капиталь ремонт ясалган, автоматлаштырылган янгын сигнализациясе урнаштырылган. «Мәктәп шәхси сак оешмасы белән килешү төзеде, көн саен иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр мәктәптә безнең хезмәткәр дежур тора, – дип сөйләде сак инспекторы Мөдәррис Газизуллин. – Биредә ике сак төймәсе бар. Берсе – сакчыларда, икенчесе мәктәп директорында. Мәктәпнең эчендә һәм әйләнә-тирәсендә күзәтү камералары уранштырылган».
Укытучылар белән аралашканда Фәрит Мөхәммәтшин тәрбия һәм профилактика эшен көчәйтергә кирәклеген аерым тукталды. «Безне килеп чыккан вәзгыять, Ижауда кчә булган фаҗига бик борчый, – диде ул. – Сыйныф җитәкчеләренең роле һәм абруе артырга тиеш. Укучылар белән эшләргә, тискәре күренешләрне булдырмый калу өчен тырышырга кирәк. Безнең бурыч – киләчәктә мондый фаҗигаләрне булдырмау. Әлбәттә, әти-әниләр дә җаваплы, әмма мәктәп тә үз тәрбия эшен көчәйтергә тиеш».
Дәүләт Советы Рәисе шулай ук мәктәптә туган телләрне ничек өйрәнүләре, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү эшен ничек оештырулары белән кызыксынды. Укучылар парламент башлыгын үз тагын телләрендә сәламләп каршы алдылар. Мәктәптә гаиләләрнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. «Гаилә традицияләрен саклау, аларны буыннан-буынга тапшыру, шул рәвешле яшьләрне тәрбияләү мөһим», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез