Фәрит Мөхәммәтшин матбугат турында: «Сүз дәлилле булырга тиеш»

19 майда Татарстан журналистлары һөнәри бәйрәмнәрен – Матбугат көнен билгеләп үтте. Билгеле, бәйрәм дип, эшләре туктап тормады. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда да котлаудан бигрәк, бүген бар халыкны борчыган проблемалар турында сөйләштеләр.

– Бу өлкәдә меңләгән кеше республикага хезмәт итә. Татарстанда дәүләт, журналистика һәм җәмгыять арасындагы бәйләнеш чын мәгънәсендә яхшы системага салынган. Бу аеруча соңгы вакыйгалар җирлегендә әйбәт күренде. Журналистларыбыз коронавирус пандемиясенең аеруча кискен чагында «Кызыл зона»га да керергә курыкмады, 175 нче мәктәптә булган фаҗига урыннан да тиз һәм төгәл хәбәрләр җиткереп барды. Рәхмәт сезгә, – дип сөйләде парламент башлыгы.

Ишетәбез, күрәбез, беләбез: кеше үзгәрә, аның ихтыяҗлары, таләпләрен үткән еллар белән чагыштыру авыр. Мәгълүмат агымы да бер урында туктап тормый, яңа мөмкинлекләр ача, яңа борылышлар ала. Ләкин журналистика үз асылын югалтмаска тиеш. Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин да әйтте:

– Без тормышка башкача карый башладык. Моңа, әлбәттә, коронавирус та сәбәпче булды. Мәгълүматның күләме, таралу тизлеге шактый артты. Журналистлар читтән торып эшләде. Укучыга тиз, төгәл һәм анык мәгълүмат бирүнең яңа алымнарын куллануда социаль челтәрләр шактый зур уңышлар ясады. Укучылар арасында зур кызыксыну уятучы чыганакларда эшләүчеләр гомум бер традицион редакция эшен башкарырга сәләтле булып чыкты. Гомумән, Татарстан журналистикасы, традицияләрен югалтмыйча, яңа чорга аяк басты, дияргә дә була, – диде ул.

Алтын тәңкә дә ике яклы. Тизлек чорында журналистиканың да яңа кимчелекләре барлыкка килде:
– «Хайп» дибез, менә шуның артыннан куып, тикшерелмәгән мәгълүмат таратыла, урынсыз тәнкыйть сүзләре, бер яклы гына фикерләр әйтелә. Миңа калса, һәр сүз, бигрәк тә тәнкыйть, фактлар белән дәллиләнергә, бәхәсле вакыйгалар берничә яктан каралырга, ягъни мәгълүмат объектив булып калырга тиеш. Кабаттан 175 нче мәктәптә булган фаҗигага әйләнеп кайтсак, кайбер мәгълүмат чаралары, туктаусыз мәгълүмат агымының зыян күргән гаиләләргә начар йогынты ясавын уйлап тормыйча, бу вакыйганы «хайп» өчен кулланды. Минем үземә дә шалтыратып, яраларына тоз салмауларын үтенүче гаиләләр булды , – диде Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе журналистларга наркотик һәм психотроп матдәләр, корал әйләнеше, хайваннарга мөнәсәбәт, интернетта һәм социаль челтәрләрдә ялган мәгълүмат тарату өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертү буенча эш төркемнәре төзү турындагы боерыкка кул куюы турында да хәбәр итте. Бу проблемалар халык теленнән төшми, матбугат та читтә калмый. Инде аларны хәл итәсе генә калды.
Татарстан утлы коралны 21 яшен тутырганнарга гына бирүне дә ахыргача таләп итәчәк. Дәүләт Советы рәисе моңа аеруча зур басым ясады.

– Татарстан корал бирү тәртибен 2018 елда, Керчьта булган коточкыч вакыйгадан соң ук (Политехник көллияттә шартлау һәм атыш аркасында 21 кеше һәлак булган иде) үзгәртергә тәкъдим иткән иде инде. Хөкүмәт тә, Дәүләт Думасы да кире какты. Менә шул чакта берни үзгәртмәделәр. Яңа закон кабул ителсә, 175 нче гимназиядә фаҗига булмас та иде, – диде Мөхәммәтшин.

Лилия Гыймазова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат көне

Көн хәбәре